Мөслим-информ

Озон катламы кими

16 сентябрьдә Халыкара озон катламын саклау көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 1994 елда игълан ителде. Бу көнне озон катламын җимерүче матдәләр буенча Монреаль беркетмәсенә кул куела. 2006 елда БМОның генераль секретаре Кофи Аннан озон катламын саклау буенча тырышлыкның бушка китмәвен, озон катламының торгызылуын раслаучы фаразлар турында әйтте.

Озон – өч атомлы кислород, төссез газ, җир атмосферасының бөтен катламында бар. Озон катламы Җирне кояшның зарарлы йогынтысыннан саклый.

Бу катлам кимесә, бөтен биосфера, тереклек өчен куркыныч туачак. Ультрафиолет нурлар кешеләрдә тире яман шеше, сукырлык һ. б. авырулар китереп чыгара.

 XX гасырның 80нче елларында галимнәр ачыш ясый: Антарктида өстендә озонның гомуми күләме ике тапкырга кимегән. Нәкъ шул вакытта “озон тишеге” дигән термин да барлыкка килә.

Озонның кимүенә сәнәгать предприятиеләре, заводлардан чыккан зарарлы матдәләр гаепле. Без озон тишекләре барлыкка килүне туктата алмасак та, озонны көнкүреш дәрәҗәсендә саклый алабыз. Озонны җимерүче матдәләрне файдаланудан этаплап баш тарту озон катламын саклауга булышып кына калмыйча, климат үзгәрү проблемасын хәл итүгә дә зур өлеш кертә. Монреаль беркетмәсен гамәлгә ашыру суыткычларда, кондиционерларда һ. б. озонны җимерүче химик матдәләрдән этаплап баш тартуга китерде. Экспертлар белдерүенчә, 1990 елдан 2010 елга кадәр 135 миллиард тонна углекислый газны атмосферага чыгармыйча калдыра алалар.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: