Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләребез якты булсын

Бүген энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Мөслим электр челтәрләрен Кәрим Сәлимгәрәев җитәкли. Аның кул астын­да бүген 44 кеше хезмәт куя.

Мөслим районын электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү – Мөслим электр челтәрләре карамагында. Быел ремонт эшләре дә байтак булды. Мәлләтамак, Ка­енсаз, Вәрәшбаш авылларында – 380 вольт­лы, Михайловка, Нарат Асты, Мәлләтамак зо­наларында 10 вольтлы һава линияләренә ка­питаль ремонт үткәрелгән. Яңарыш һәм Аэ­ропорт микрорайоннарында яңа линияләр сузылды. Яңа абонентлар өчен барлыгы 6 км озынлыкта яңа линия булдырылды.

– Узган ел оешмада үзгәрешләр бул­ды. Диспетчер хезмәте бетерелде. НПС подстанциясендә биш электромонтерның берсе генә калды. Ремонт эшләре буенча яңа бригада оешты. Бу бригаданың масте­ры – Нияз Шадрин, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Оешманың оператив группасы Әлмәт шәһәренә буйсына. Бригадада ике электро­монтер эшли. Электр станциясенең ике ре­монт участогы да бар. Мөслимдә – бер ма­стер белән алты электромонтер, Үрәзмәт участогында бер мастер белән дүрт элек­тромонтер хезмәт куя. Участок мастер­лары электр челтәрләренең төзеклеген, өзлексез эшләвен тәэмин итә һәм ремонт эшләрендә катнаша. Хезмәт күрсәтү төркеме счетчиклар тикшерү, учет алып бару, яңа абонентларны тоташтыру белән мәшгуль. Учет бригадасын Ришат Хафизов җитәкли. Төркемдәге егет-кызлар ут счетчикларын тикшерәләр, пломбалар куялар. Быел 563 абонентка “акыллы счетчиклар” куелган. 2022 елның апрель аена кадәр тагын шун­дый 922 счетчик куелачак.

– Абонентлар саны ел саен арта бара. Бүгенге көндә 8050 физик затта – 8340 счетчик, 350 юридик затта 1174 счетчик исәпләнә. Җирлегебездә 303 КТП эшли. Шуларның дүртесе быел төзелде, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Мөслим электр челтәрләре быел Вәрәшбаш авылындагы карьерга таба электр линияләре сузды. Р.Гыймаев кошчылык фер­масында электр линияләре яңартылды. Бөтенроссия Сабантуен үткәрүдә дә оешма үз өлешен кертте – бәйрәм узучы мәйданны электр энергиясе белән тәэмин итте.

– Энергетиклар тәүлек дәвамында кизү тора. Бу – бик җаваплы пост. Яшәешебезне утсыз күз алдына да китереп булмый. Эштәге компьютерлар булсынмы, өйдәге көнкүреш җиһазларымы – һәрберсе утка тоташтырылган. Безнең хезмәткәрләрнең намуслы эше бәяләп бетергесез, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.

Мөслим участогыннан Илһам Нурга­лиев, Радик Мирсәетов, Фәим Мортазин, Илһам Гатауллин, Үрәзмәт участогыннан Илсур Кәлимуллин, Рәдиф Мусин, Ленар Шәймөхәмәтов, Мирфәез Нургалиевны оеш­ма җитәкчесе аерым билгеләп үтте. Ава­рия булып, ут сүнгәндә ремонт алып бару­чы егетләрнең тәүлекнең теләсә кайсы ва­кытында эшне зур төгәллек белән башкару­лары, чыннан да, игътибарга лаек.

Күпьеллык хезмәтләрен бәяләп, инже­нер Алсу Хәмәтдиновага – РФ Энергети­ка министрлыгының Мактау грамотасы, баш инженер Марс Вафинга РФ Энергети­ка министрлыгының Рәхмәт хаты бирел­де. Электромонтер Фирдәвес Гыйләҗев ТР Сәнәгать министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Лаеклы ялдагы хезмәттәшләре Ренат Хәмидуллин исә “Челтәр компаниясендә күрсәткән хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Быел энергетиклар яңа һөнәр дә үзләштергәннәр. Ремонт эшләре баш­карганда электриклар 10 кВ линияләрне сүндермичә генә эшли башлаганнар. Моның өчен алар Зәй шәһәрендә махсус укулар үткән. Эшне башкару өчен Сарманнан мах­сус машина да килә.

Исегезгә төшерәбез: ут бетсә яисә линияләрдә авария булса, 8-800-2000-878 номерына яисә 2-46-01 телефоны буенча бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратыр­га мөмкин.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев