Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйдә утырыгыз!

Таләпләрне төгәл үтәү авыру таратмаска һәм изоляция чорын тизрәк узарга мөмкинлек бирәчәк.

Республикада яңа коронавируска бәйле вәзгыять буенча журналистлар өчен брифинг үтте. “Изоляция дәвам итә”, – диде ТР санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе Ләйлә Фазлыева. 
Бүгенге көндә Мөслим районына чит илдән кайткан кешеләр исемлеге билгеле. Аларга Россия Федерациясе территориясенә кергәндә, чит илдән кайткач, изоляцияләнү кирәклеге аңлатылган. Район хастаханәсе табиблары әлеге исемлектәге кешеләрнең хәлен белешеп тора. “Районда коронавирус белән авыручылар юк”, – ди табиблар. 
Мөслим хастаханәсендә профилактик кабул итү һәм диспансеризация туктатылган. Респиратор авыру билгеләре күзәтелгәндә табибны өйгә чакыртырга кирәк, ди районның баш табибы Рамил Морзаханов. Стационарда ятып дәваланучылар янына керү тыела. Яңа коронавирус башка шәһәр яки районнардан кайтучыларда да булырга мөмкин. Шуңа, махсус исемлеккә кертелгән һөнәр ияләреннән тыш, һәркемнең изоляцияләнүе, өйдә торуы сорала. 
1 апрельдән пассажирлар һәм йөк ташучылар өчен шәһәрара һәм районара юллар ябыла. Татарстанга килүчеләрнең барысы да изоляция режимын үтәргә – өеннән чыкмаска тиеш. Районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре изоляция режимын контрольдә тоту буенча рейдлар үткәрәчәк. “Режимны бозган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җаваплылык каралган”, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин. Махсус режимның кайчан тәмамланасы әлегә билгеле түгел. Изоляция игълан ителгән чорда кунакка йөрүдән, туганнар, дуслар белән очрашулардан тыелып торыгыз! Бу коронавирусны кисәтү, таратмау өчен кирәк! Изоляцияләнеп, без үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәт булуын тәэмин итәбез. Таләпләрне төгәл үтәү авыру таратмаска һәм изоляция чорын тизрәк узарга мөмкинлек бирәчәк.

Римма Афзалова.
 
Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев