Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оятсызлык - начар сыйфат

Оятсыз сүзе оят тамырыннан ясалган.

Оят - уйгур, алтай, төрекмән һ.б. төрки телләрендә уйат формасында теркәл­гән һәм борынгы төрки телдәге огут «оятлы булу» фигыленнән ясалган сүз булып са­нала.

Оятсызлык татар халкында бик начар сыйфат булып аңлашыла. Җәмгыятькә яңа буын кешеләр тәрбияләүче буларак, хатын-кызның оятсызлыгы беренче чиратта кискен тәнкыйтьләнә. Риза Фәхретдин бу хакта болай дип яза: «Оялчанлык һәм гыйффәтлелек тәрбияле хатыннарга гадәт булырга тиеш. Хэя (оялу) һәм гыйффәт (сафлык) хатыннар­ны ирләренә сөекле күрсәтә торган сәбәп­ләрнең куәтлеседер. Намуссызлык, хәясызлык халык каршында һич вакытта гафу ител­мәс. Хәлбуки бу холык Аллаһ Тәгалә хәзрә­тенә дошман бер холыктыр. Шуның өчен тәрбияле хатыннар бер тарафтан ирлә­ренең күңелләрен табар өчен вә икенче та­рафтан Аллаһ Тәгаләнең ачуына туры килү­дән сакланыр өчен, вә хәясызлыктан ерак булырлар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев