Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсы беренче катнашучысы белән танышыгыз

Хәбәр иткәнебезчә, Матбугат үзәгендә яңа бәйге: "Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсы старт алды. Бәйге шартлары буенча сездән мәктәп тормышына бәйле фотолар кабул итәбез.

Беренче катнашучыбыз Түбән Табын авыл җирлегеннән. Венера Махубрахманова үзенең сыйныфы турында болай дип язган:

"Мөслим районы Түбән Табын урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2009 елгы чыгарылыш сыйныфы. Мәктәп директоры Гәрәева Рәзифә Фарсыевна. Сыйныф житәкчебез - Мингазетдинова Фәйсә Фәүзәтовна. Сыйныфташлар: Авзалова Лиана, Акрамова Альбина, Аксенова Лидия, Бәдертдинов Камил, Гизетдинова Гөлназ, Махубрахманова Венера, Миңнемөхәмәтова Айзирә, Солтанов Руслан, Шигапова Гузәл, Йосыпова Ландыш.
Мэктэптэ уку елларында безгэ армый-талмый белем-тэрбия биргэн укытучыларыбыз: Гэрэева Рэзифэ Фарсыевна, Голфия Вагыйзовна, Рэсилэ Миннемохэмэтовна, Филия Тимировна, Лэйсэн Энвэровна, Рафаэль Зиннурович, Фэйсэ Фэузэтовна, Захир Золфэтович, Фэрит Олфэтович, Резеда Мэксутовна, Голфирэ Вагыйзовна, Голзирэ Галимжановна хэм башкаларга зур зур рэхмэтлэребезне белдерэбез.
Аяз көн. Сентябрь. Чәчәкләр.
Бант. Чәч толымы. Беренчеләр.
Ике икең. Әлифба. Бишле.
Һәм беренче икеле.
Фиргавен. Глобус. Карта.
Бизәкләнеп беткән парта.
Селте. Пифагор. Кислота.
Лев Толстой. Бугаз. Нота.
Имтихан. Соңгы бал.
Шатлык яртылаш борчу белән.
Аттестат. Бакчада гөлләр.
Нигә соң күңелсез,кем белә?
Бүген менэ кошлар кебек,
Иркен киңлекләрдэ очабыз.
Хәерле юл телэп, куллар болгап,
2009 ның ямьле июнь аенда
Безне бит Сез озатып калдыгыз".

Венера Махубрахманованың әлеге фотосы БӘЙГЕДӘ 1нче номер астында булачак. Бергәләп тавыш бирик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев