Отит авыруы турында
Отит авыруы турында нәрсә беләсез?
Бу авыру һава торышы алышынганда, бигрәк тә яз һәм көз айларында еш күзәтелә. Сырхауга беренче тапкыр дучар булган кеше гадәттә, бик көчле колак авыртудан һәм ишетмәүдән зарлана. Отит озак еллар буена кабатланганда колактан эрен килә, ишетү сәләте кими.
Колак турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгында исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча явымлы, җилле җепшек көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сакларга кирәк.
Әгәр колагыгыз беренче тапкыр авырта икән, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга тырышыгыз:
- көнгә 2-3 яки аннан да ешрак борын өстенә җылы нәни капчык (эченә ком яисә тоз салып) куегыз;
- аяк табаннарыгызны көнгә 2-3 тапкыр 35 минут дәвамында корыда яисә горчица салынган җылы суда тотыгыз;
- чөгендерне угычта уып, 3-5 тамчысын борын куышлыгына салыгыз;
- яисә ярты стакан җылы суга ярты бал кашыгы чәй содасы салып та, шулай эшләргә була;
- бер аш кашыгы укроп орлыгы яки сабагын ярты стакан кайнар суга салып 30 минут төнәтегез дә 3-5 тамчылап колакка тамызыгыз. Шул ук төнәтмәне көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк, чөнки андагы эфир мае салкын тиюдән бик файдалы;
- җылы, коры тастымалны борын турысына куеп торыгыз.
Озак еллар буена кабатланып килә торган отитны дәвалау катлаулырак, чөнки бу очракта колактан эрен килүчән була. Шунлыктан көнгә өч мәртәбә авырткан колакны бөтерелгән мамык яисә марля белән чистартырга кирәк. Моның өчен алсу төстәге калий-марганец яисә, алда өйрәткәнчә, чәй содасы эремәсеннән файдаланыгыз. Шушы эремәләрнең берәрсе белән колакны көнгә 3-4 тапкыр чистарту зарур.
Аннан соң колакка махсус эремә салына. Ул болай әзерләнә: эмаль кәстрүлгә бер стакан су һәм 3-5 лавр яфрагы салып кайнатып чыгарыгыз да өч сәгать җылыда тотыгыз. Аннан соң 5 тамчылап колакка салыгыз; ә көнгә 3-4 тапкыр бер аш кашыгы чамасы эчегез.
Эренле отит белән авырганда һич тә колакны җылытырга ярамый. Шунысын да истән чыгармагыз: төрле катлаулыклар булмасын өчен отит белән авырый башлагач ук, һичшиксез, табибка күренергә кирак.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев