Мөслим-информ

Отчет җыелышы үтте

Район эчке эшләр бүлегендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм алга таба бурычлар билгеләү буенча отчет җыелышы үтте.

Бүлек җитәкчесе Раил Гатауллин, ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов еллык эшчәнлекне анализлап чыгыш ясады. Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, район суды рәисе Марат Вильданов, мировой судья Бриллиант Ханнанова бүлек эшчәнлеген яхшыртуга кагылышлы мөһим мәсьәләләргә тукталды, эшлекле тәкъдимнәр җиткерде. Соңыннан эчке эшләр бүлегенең бертөркем хезмәткәренә бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: