Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә ярдәм күрсәтәләр

Бу көннәрдә җирлегебездә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең ЮХИДИ инспекторлары кизү тора.

Мөслимдә юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, ТР Юл иминлеге идарәсе район эчке эшләр бүлегенә өстәмә ярдәм күрсәтергә карар кылды.
Бу көннәрдә җирлегебездә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең ЮХИДИ инспекторлары кизү тора. Сәбәбе дә бар – җирлегебездә аварияләр саны күзгә күренеп артты. Июль аенда гына да Мөслим юлларында җиде авария теркәлеп, аларда биш кеше авыр тән җәрәһәтләре алды, бер кеше фаҗига урынында вафат булды.
– Юлларда шоферлардан аеруча саклык таләп ителә. Дөрес тизлек сайлау, юл кагыйдәләрен бозмау аеруча мөһим, - ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең аерым йөкләмәләр буенча инспекторы Сәгъдиев Рафаэль Ринат улы.
Бу көннәрдә Юл хәрәкәте иминлеге идарәсеннән кизү торучы Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләренең юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының 9 августка кадәр районда эшләячәге дә мәгълүм.
Шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X