Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә белем үсәргә ярдәм итә

Районда төрле өстәмә белем учрежениеләре эшли. Шулар арасында “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге – заманча җиһазландырылган, яңача белем бирү стандартларына нигезләнеп эшләүче үзәкләрнең берсе. Биредә җиде түгәрәк эшли. Балаларга инглиз теле буенча өстәмә белем бирүче “ТехноEnglish” түгәрәген өченче ел инде үзәкнең директор урынбасары Эльза Шәймәрданова җитәкли.

– Мәктәпләрдә дәрес вакытында билгеле бер вакыт эчендә, тиешле программа нигезендә белем бирәбез. Күп очракта балалар белән ныклап аралашырга вакыт та җитми кала. Ә өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә балалар белән эшләү өчен вакыт күбрәк. Шуңа да түгәрәк эшендә балаларга тагын да якынрак килү өчен яңа алымнар эзлим. Америкада, Төркиядә яшәүче коллегаларыбыз белән аралашып, яңа идеяләр хакында сөйләшәбез, аларны шушы түгәрәкләр эшчәнлегендә кулланам. Иң әһәмиятлесе – балаларны кызыксындыра белергә кирәк, – ди Эльза Даниловна.
Инглиз телчесе булуыма укытучым сәбәпле
Эльза – Мөслим кызы. Гаиләсендә мөгаллимнәр булмаса да, укытучы һөнәренә мәхәббәт кечкенәдән бөреләнә.
– Балалар бакчасында – тәрбияче апаларыма, мәктәптә укытучыларыма соклана идем. Чит телләр укытучысы булуымда Мөслим урта мәктәбендә белем биргән Чулпан Рәисовна Сабитованың роле зур. Аның дәресләрен көтеп алдым, кызыксынып укыдым. Шуңа да мәктәпне тәмамлау белән Казан дәүләт гуманитар-педагогия университетының чит телләр факультетына укырга кердем, – ди Эльза Шәймәрданова.
Дипломлы белгеч беренче елларда Түбән Табын, Метрәй һәм Рус Шуган авылларында инглиз теле укыта. Беренче укучыларын сагынып искә ала ул. Алар инглиз телен дә бик яратып өйрәнгәннәр, фән олимпиадаларында катнашканнар, кызыксыну белән түгәрәкләргә йөргәннәр.
Һәр түгәрәк файдалы
һәм кызыклы
2016 елда Эльза Шәймәрданова “Офык”ка эшкә килә. Ул җитәкләгән инглиз теле түгәрәгендә ике төркемдә 33 бала шөгыльләнә бүген.
– Түгәрәкләрдә балаларга чит телне өйрәтүдә, билгеле бер кагыйдәләргә генә нигезләнмичә, төрле уеннар уйнатам. Эшләнмәләр, җырлар, шигырьләр аша шөгыльләрне тагын да кызыклырак итәргә омтылам. Мондый алымнар балаларга телне тизрәк үзләштерергә, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә, – ди ул.
Үзәктә өстәмә белем бирүче педагоглар ике еллык программа нигезендә эшли. Түгәрәкләр мәктәпләрдә дәресләр тәмамланганнан соң башлана. Бала үзәккә килгәч, барлык түгәрәкләр белән якыннан танышып чыга һәм күңеленә ятканын сайлый. Бүген үзәктә күбрәк техник түгәрәкләр өстенлек итә. Алга таба кызлар өчен генә эшләүче түгәрәкләр дә оештырырга планлаштыралар.  
– Балалар  мәктәптән соң нигездә компьютер артында яисә смартфон, айфоннарда утыра. “Офык”ка килсәләр, күп нәрсәгә өйрәнерләр, вакытларын файдалы уздырырлар иде. Башлангыч класс укучыларына “Техник модельләштерү” түгәрәгенә йөрергә була. Урта класслар “Авиамодельләштерү”, “Робототехника”, “Инженер лабораториясе” түгәрәкләренә йөри ала. Әлеге түгәрәкләрдә балага техник күнекмәләр бирелә, югары классларга җиткәндә инде ул үзенә ошаган һөнәрне сайлау өчен юнәлеш ала. “Антипрограммалаштыру” түгәрәгендә балалар компьютер өчен төрле уеннар, сайтлар ясарга өйрәнәләр. Заманча лазер станогында, 3D принтерында эшлиләр, – ди Эльза Даниловна.
Балалар гадәттә түгәрәкләргә йөрергә атлыгып тормый. Бу очракта, әти-әниләр ярдәмгә килеп, улын яки кызын өстәмә белем бирү учреждениесенә алып барса, түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышса, отышлы булыр иде. Чөнки балаларының сәләт һәм мөмкинлекләрен алар яхшырак белә.
Фәридә Гайнетдинова.
Эльза Шәймәрданова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X