Мөслим-информ

Өстәлләребез ризыклы булсын!

Тәмле ашарга, пешеренергә яратмаган кеше бар микән ул?! Интернет челтәренә керсәң дә, газета-журнал алсаң да, үзенчәлекле рецептка тап буласың. Аны әзерләп, тизрәк якыннарыңны сөендерәсе килә. Күпчелек хатын-кызлар аш-су остасына әйләнеп бара бүген. Шуңа да якынлашып килүче Халыкара пешекче көнен алар өчен дә бәйрәм, дип исәпләргә була. Ә менә Мөслимдәге “Ләйсән” балалар бакчасы пешекчесе Фәйрүзә Йосыпова өчен әлеге дата – чын мәгънәсендә бәйрәм.

– Пешекче – бик борынгы һөнәрдер ул. Кечкенәдән ашарга пешерергә яраттым. “Ачның ачуы яман” дияргә ярата иде әнкәй. Шуңадырмы, өебездән – кеше, табыннан ризык өзелмәде. Әти эштән кайтуга әни берсеннән-берсе тәмле сый-нигъмәтләр пешереп куяр иде. Гомер буе колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләде ул. Ризык әзерләү осталыгы әниемнән күчкәндер дим. Без мәктәптә укыган чорларда хезмәт дәресендә кызларны тегү, пешерү осталыкларына өйрәтмиләр иде бит. Сиксәненче елларда кызлар трактор иярләргә өйрәнде. Чылбырлы тракторны да йөртә беләбез, – дип елмая Фәйрүзә апа.
Төп Мәлләтамак авылы кызы ул. Укуын тәмамлагач, бер ел колхозда сыер сава. Аннары, тәвәккәлләп, шәһәргә юл тота. Яр Чаллы шәһәренең 67нче санлы һөнәр училищесында пешекче һөнәрен үзләштерә. Юллама белән башкалага җибәрәселәрен белгәч, шәһәрдәге агач эшкәртү комбинатына контролер булып эшкә урнаша. Зур шәһәргә барудан куркып, бәлки, дөрес тә эшләгәндер яшь кыз. Мәктәптә укыганда ук яратышып йөргән күрше Нарат Асты авылы егетенә кияүгә чыга да Мөслимгә кайта. Район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасы ачылган көннән сигез ел бакчада пешекче булып эшли Фәйрүзә апа. Аннары хезмәт юлын Мөслимдәге “Ләззәт” кафесында дәвам итә. Анда 14 ел эшләгәч, “Ләйсән” балалар бакчасына килә. Алтынчы ел инде ул шушы бакчада намуслы хезмәт куя.
– Фәйрүзә кебек тәмле куллы, сабыр, тыйнак хатын-кыз – ир-ат өчен иң зур бәхет. Мәхәббәткә юл – ашказаны аша, дип, юкка әйтмәгәннәрдер. Борыннарны кытыклаган тәмле исне урамнан ук исни-исни керәм. Гади ризыклар гына пешереп калмый, һаман яңа төр ашамлыклар әзерләү юлларын эзли. Камыр ризыкларын кызларыбыз, оныкларыбыз да бик ярата. Бәйрәм-ялларда өй гөж килеп тора. Уңган хуҗабикә, мактаулы аш-су остасы ул! – ди хәләле Рәсим абый.
Әйе, яшәргә көч, эшләргә дәрт-дәрман бирә пешекчеләр. Тамагы ач кеше кино да карый алмый, җир дә эшкәртә алмый, ил белән дә идарә итә алмый. Гади хезмәт кешесенә дә, патшага да ашау – беренче урында.
– Коллективта Фәйрүзә апаны яратмаган һәм хөрмәт итмәгән бер генә кеше дә юктыр. Үз эшен бөтен күңелен биреп, яратып башкаргач, пешергән ризыклары ашап туймаслык була. Сабыйларга ризыкны туклыклы да, шул ук вакытта тәмле дә итеп әзерләү пешекченең булганлыгын күрсәтә. Балаларыбыз төрле ризыкны да яратып ашый. Фәйрүзә апа, ризыкның файдалы матдәләре югалмасын өчен, ашамлыкларны парда әзерли, – ди “Ләйсән” балалар бакчасы мөдире Резеда Мөхәмәтова.
Фәйрүзә апа – туганнары өчен дә алыштыргысыз кеше. Мәҗлесләр вакытында булышырга иң беренче аны чакыралар.
– Мин бәләкәй чакта әниебез хастаханәгә дәвалануга ятты. 8 класста укучы Фәйрүзә апам әтиебезне дә, безне дә ачка интектермәде. Токмач кисеп, тәмле итеп аш пешерде. Безне әниебез кебек тәрбияләде. Хәзер бик күп хатын-кызлар ярымфабрикатларга өстенлек бирә. Өйдә күңел җылысы салып пешерелгән тәмле ризыкны бернәрсә дә алыштыра алмый. Өстәлләребез ризыклы булсын! – ди бертуганы Рамил абый.
Лилия ШӘЙМИЕВА.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: