Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

112 номерына сим-картасыз да шалтыратырга мөмкин

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бүгенге көндә 112-системасында 16-17 оператордан торган дежур смена тәүлек дәвамында уртача 5500ләп шалтырату кабул итә. Татарстанда әлеге система 2009 елдан гамәлдә. Шул вакыттан алып, 2016 елга кадәр 112 номеры буенча 8,9 миллионнан артык шалтырату кабул ителгән, алар нигезендә ашыгыч оператив хезмәтләргә һәлакәтләр турында 3,3 миллионнан артык...

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Бүгенге көндә 112-системасында 16-17 оператордан торган дежур смена тәүлек дәвамында уртача 5500ләп шалтырату кабул итә. Татарстанда әлеге система 2009 елдан гамәлдә. Шул вакыттан алып, 2016 елга кадәр 112 номеры буенча 8,9 миллионнан артык шалтырату кабул ителгән, алар нигезендә ашыгыч оператив хезмәтләргә һәлакәтләр турында 3,3 миллионнан артык хәбәр юлланган. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко сөйләде.

Спикер хәзерге вакытта 01, 02, 03 һәм 04 номерларына шалтырата алуның бик икеле булуын, заманча цифрлы АТСларның өч урынлы санга юнәлеш тотуын билгеләп узды. Шуңа күрә, 112 номерына шалтырату иң җайлысы булып чыга. Шалтыратулар Казан һәм Чаллы үзәкләрендә эшкәртелә.

Система теләсә-нинди гадәттән тыш хәл буенча хәбәрне кабул итә, аннары мөрәҗәгатьнең эчтәлегенә карап, төрле хезмәтләр белән тоташтыра. Стационар һәм кәрәзле телефоннардан "112" хезмәтенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга була. Олег Степущенко әйтүенчә, сим-картада акча беткән булса да, яки сим-карта бөтенләй булмаса да, сигнал начар тоткан урыннарда да 112 номерына чыгарга мөмкин. 112 хезмәтенең тагын бер өстенлеге шунда: оператив хезмәтләр ашыгыч булмаган, гадәттән тыш хәлләргә кагылышы булмаган шалтыратулардан азат. 112 номерына шалтыратмаган очракта да, Олег Степущенко кешенең 101, 102, 103, 104 номерларына шалтырата алуын әйтте.

Министр урынбасары сүзләренчә, 112 системасы операторыннан җавап көтү вакыты 2014 елда 20 секунд булса, 2016 елда 6-7 секундка кадәр кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев