Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә "Титаник"ның рус версиясен төшерергә мөмкиннәр

Картинаның сюжеты 1941 елның 17 сентябрь вакыйгаларына нигезләнгән: Ленинград блокадасыннан халыкны эвакуацияләү вакытында баржа Ладога күлендә бата. (Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Режиссер Андрей Козлов, "Баржа 725" тарихи картинасын төшерүне планлаштыра. Фильм суда баткан судно турында, корбаннар саны күп булганга аны тарихчылар "Рус Титанигы" дип йөртәләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә....

Картинаның сюжеты 1941 елның 17 сентябрь вакыйгаларына нигезләнгән: Ленинград блокадасыннан халыкны эвакуацияләү вакытында баржа Ладога күлендә бата. (Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Режиссер Андрей Козлов, "Баржа 725" тарихи картинасын төшерүне планлаштыра. Фильм суда баткан судно турында, корбаннар саны күп булганга аны тарихчылар "Рус Титанигы" дип йөртәләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Режиссер, әлеге ниятен, Россиянең Мәдәният министрлыгында узган эксперименталь, авторлык һәм уен кинолары буенча Экспертлар советы утырышында җиткерде. Анда дәүләт ярдәменә дәгъва кылучы кинолар тәкъдим ителде. Картинаның сюжеты, 1941 елның 17 сентябрь вакыйгаларына нигезләнгән. Ленинград блокадасыннан халыкны эвакуацияләү вакытында баржа Ладога күлендә бата, меңнән артык кеше һәлак була. Фильмда Андрей Мерзликин, Иван Янковсий, Анастасия Мельникова һәм башкалар уйнар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев