Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өшүдән сакланыгыз!

Бу атнада шактый җылытып җибәрүне исәпкә алмаганда, быелгы кыш 38-40 градус суыклары белән истә калыр, мөгаен.

Һава температурасының кинәт төшүе туңу һәм өшү очракларын да арттыра. Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан гына да өшеп зыян күргән дүрт кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. 
Узган ел бер ир-атның, сыйфатсыз аракы эчеп, өшеп үлүе мәгълүм. 2020 елда җирлегебездә унбиш кеше өшүдән зыян күргән. Ике яшүсмергә дә ярдәм күрсәтелгән. Өч ир-ат дәвалану өчен район хастаханәсенә салынган. 
– Өшүчеләр арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Узган ел, чатнама салкында калып, өч райондашыбыз туңып үлгән иде. Гомерләрен саклап калу өчен ике кешенең – аягын, икесенең кул бармакларын кисәргә мәҗбүр булдык. Шунысы аяныч: аларның барысы да социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә яшәүче, амораль тормыш алып баручы ир-егетләр. Өшүчеләрнең күбесе – олы яшьтә. Кул-аяклары кисәрлек дәрәҗәдә туңучыларның күпчелеге – исерекләр, – ди район поликлиникасы участок табибы, хирург Зирәк Фәтхетдинов. 
Табиблар хәбәр итүенчә, туңу (өшү) – түбән температура тәэсирендә тәннең тире капламы зарарлану. Салкын көннәрдә юлга чыкканда запас киемнәр алырга кирәк. Бит тиресе элек өшегән булса, ул салкынга тизрәк бирешәчәк. Салкында бер урында озак вакыт хәрәкәтсез тору, җайсыз итеп утырып тору да файдага түгел. 
– Балыкчылар, ялның экстремаль төрләрен яратучылар, кышкы “пикник”ка чыгучылар, салкын һәм буранлы көндә җәяү йөрүчеләр – өшү корбаннары. Өшеп килгән кешеләр, гадәттә, кысан һәм юеш аяк киеменнән була. Организмның саклану көче кимегәндә, арыганда кешенең аягы еш тирләгәндә, ул тиз туңучан була, – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова. 
Кеше үзенең туңганын сизмәскә дә мөмкин. Өшегән урын бераз агарып китәргә, авыртып һәм чәнчеп алырга мөмкин. Ә туңу көчәйгән саен авырту басылган кебек тоела. Бу – тәннең өшегән урыны сизү сәләтен югалта, дигән сүз. Кул бармаклары өшегәндә аларны кыймылдатып, бөгеп булмый. 
– Туңган кешене җылы бинага алып керергә, өс һәм аяк киемнәрен салдырырга кирәк. Беренче ярдәм күрсәтү белән бергә кичекмәстән табиб чакырырга онытмагыз. Авыр дәрәҗәдә туңганда дәвалау белгеч күзәтүе астында гына узарга тиеш, – ди табиблар. 
Күпләр салкыннан алкогольле эчемлекләр эчеп җылынырга була дип уйлый. Бу – уйдырма. Алкоголь периферия кан тамырларының киңәюенә һәм ахыр чиктә организмның җылылыгын югалтуга китерә. Кар белән аяк-кулларны уарга ярамый, ул тәндәге соңгы җылылыкны гына тартып алачак.

Һава температурасы минус 10 градустан түбән булганда тире тукымалары өши. Тагын да түбәнәйсә, вак кан тамырлары кысыла башлый. Димәк, кан агышы да акырыная, дигән сүз. Аяк-кул бармаклары аеруча тиз туңучан. Салкын көннәрдә җылы бияләй, киез итек киегез.

Лилия Шәймиева.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X