Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГО яңача: зыянны кире кайтарганда өстенлек ремонтка бирелә

Яңа кагыйдәләр җиңел автомобильләргә генә кагыла. ОСАГО килешүе төзегән машина хуҗалары, 2017 елның 28 апреленнән башлап, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән автомобильне детальләре ни дәрәҗәдә тузуын исәпкә алмыйча ремонтлау мөмкинлегенә ия булачак. Закондагы үзгәрешләр ремонтны ОСАГО буенча иминият түләүләренең өстенлекле формасы сыйфатында билгели. Яңа кагыйдәләр бары тик гражданнарның җиңел автомобильләренә карата...

Яңа кагыйдәләр җиңел автомобильләргә генә кагыла. ОСАГО килешүе төзегән машина хуҗалары, 2017 елның 28 апреленнән башлап, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән автомобильне детальләре ни дәрәҗәдә тузуын исәпкә алмыйча ремонтлау мөмкинлегенә ия булачак. Закондагы үзгәрешләр ремонтны ОСАГО буенча иминият түләүләренең өстенлекле формасы сыйфатында билгели. Яңа кагыйдәләр бары тик гражданнарның җиңел автомобильләренә карата гына гамәлдә. Автомобиль хуҗасы иминиятләштерүче тарафыннан тәкъдим ителгән исемлектән, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан очракта машинасы ремонтланачак техник хезмәт күрсәтү станциясен сайлый ала. Иминиятләштерүче белән килешү төзегән автоостаханәләрнең исемлеге (анда аларның адреслары, иминиятләштерүче тарафыннан хезмәт күрсәтелә торган транспорт чараларының маркасы һәм чыккан елы, ремонтның якынча кайчан үткәреләчәге күрсәтелгән) белән иминият оешмасы сайтында танышырга мөмкин. Иминиятләштерүче белән килештергәннән соң, гражданин машинасын үзе сайлаган сервиска ремонтка бирә алачак. Ремонт (иминиятләштерүче аның сыйфаты өчен җавап бирә) юл һәлакәте булган яки зыян күрүче яшәгән урыннан 50 чакрым радиуста урнашкан станциядә үткәрелергә тиеш; максималь вакыты - 30 көн. Яңа автомобильләрне рәсми дилерларның станцияләрендә ремонтлау зарур. Зыян күргән автомобильне ремонтлаган вакытта аның детальләре һәм агрегатларының ни дәрәҗәдә тузган булуы исәпкә алынмаячак. Машина хуҗалары өчен икенче мөһим үзгәреш - детальләрне элек кулланышта булган запас частьләргә алыштыруны тыю. Әгәр иминиятләштерүче закон таләпләренә җавап бирә торган автоостаханәләр белән килешү төземәгән икән, ул килгән зыянны акчалата формада кайтаруны дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев