Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГО иминиятчеләре үзләре полис бәясен төшерә алачак

Россия Финанс министрлыгы ОСАГО системасын либеральләштерү идеясен эшләп бетергән.

"Коммерсант" закон проектына сылтама белән Россия Финанс министрлыгының ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр эшләвен җиткерә. Закон проекты нигезендә, иминиятчеләр үзләре полис бәясе коэффициентын төшереп билгели ала.

Финанс министрлыгы тарафыннан ОСАГО канунына төзәтмәләр кертү машина йөртүчеләр мәнфәгатен яклауга юнәлдерелгән. Либеральләштерүнең беренче этабында министрлык иминиятчеләргә күтәрергә түгел, тарифларны бары төшерергә мөмкинлек бирә.
Иминиятче үзлектән тарифны төрле факторларны бәяләп: автомобильгә характеристиканы, аны куллану максатын, машина йөртүченең йөрү стилен исәпкә алып билгели ала.

Проект текстында килешү төзегәндә клиент сайлаган тарифны кире кага һәм башка вариант тага алмый. Шулай ук иминият полисын елдан артыкка алу мөмкинлеге булачак.

Инде бу атнада ОСАГО турындагы канунга төзәтмәләр буенча Россия Финанс министрлыгында киңәшмә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев