Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГОң чынмы?

Транспорт хуҗасына ОСАГО килешүен шактый арзан бәядән төзергә тәкъдим итсәләр, сүзнең ялган полис хакында бару ихтималы зур.

Ялган транспорт чаралары ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбри иминиятләү полисын чыныннан аеруның берничә билгесе бар: – кәгазьнең сыйфаты – чын полисның кәгазе төк рәвешендәге бөрчекләре булган калын кәгазь; – чын полиста су билгеләре (Россия автоиминиятләүчеләр берлегенең логотибы рәсеме) булырга тиеш; – чын полисның икенче ягында металл сызык бар; – чын полиста челтәр рәвешендә саклау орнаменты бар; – полисның сериясе һәм саны кабарынкы шрифт белән басыла; – полистагы текст һәм символлар бер үк үлчәмдә, яктылыкта, ачык булырга һәм җиңел укылырга тиеш. Моннан тыш ялган ОСАГО полисы чыныннан бәясе белән аерыла. Транспорт хуҗасына ОСАГО килешүен шактый арзан бәядән төзергә тәкъдим итсәләр, сүзнең ялган полис хакында бару ихтималы зур. Төрле иминият компанияләрендә полис бәясе төрлечә булырга мөмкин. Әмма база күләме әлеге транспорт чарасы өчен Россия Федерациясе Үзәк банкы билгеләгән иң түбән чиктән дә ким була алмый. Бәя бонус-малус коэффициенты хисабына да кимергә мөмкин. Әмма әлеге коэффициент транспорт хуҗасының үзенә бәйле һәм берничек тә иминият компаниясе тәкъдименә бәйле түгел. Полис алганнан соң шунда ук аның Россия автоиминиятләүчеләр берлегенең бердәм базасына кертелү-кертелмәвен тикшерергә кирәк. Моның өчен әлеге оешманың рәсми функционалыннан файдаланырга була. Транспорт хуҗасы ОСАГО полисының ялган булуын ачыкласа, аңа документтан файдаланмаска, ялган әйбер турында иминият компаниясенә һәм Россия автоиминиятләүчеләр берлегенә хәбәр итәргә, эчке эшләр министрлыгы органннарына гариза тапшырырга кирәк. Гаризага полис һәм Россия автоиминиятләүчеләр берлеге сайтындагы мәгълүматлар базасыннан полисның гамәлдә түгеллеге хакында раслау теркәлә.

Район прокуратурасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев