Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Организмның киеренке хәленә каршы тору өчен 10 киңәш

Ни генә эшләсәгез дә, ашыкмый гына, җай гына эшләргә тырышыгыз. Ашыгу, кабалану үзе организмның киеренке хәлен тудыра.

1. Көндәлек эшләрегезнең планын төзегез. 
2. Ни генә эшләсәгез дә, ашыкмый гына, җай гына эшләргә тырышыгыз. Ашыгу, кабалану үзе организмның киеренке хәлен тудыра. 
3. Эшне тиешенчә эшләп бетерә алмасагыз, аның өчен борчылмагыз. 
4. Үзегез өчен кыска-кыска яллар оештырыгыз. Әз-мәз генә ял итеп алудан тәм таба белегез. 
5. Организмның киеренке хәленең беренче билгеләрен танырга (баш, җилкә, бил авырту яки тәннең бер өлеше ою, ашказаны авырту һ.б.), тән мускулларын йомшарту, киеренкелектән чыгу алымнарын табарга өйрәнегез. 
6. Өметсезлеккә бирелмәгез. Бик кыен хәлгә юлыккан чакларда да берәр уңай нәрсә табарга тырышыгыз. Бер михнәтнең бер рәхәте булмый калмый. 
7. Үзегезгә ошаган кешеләр белән генә аралашыгыз. 
8. Туклану режимын төгәл үтәргә тырышыгыз. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә аксымлы ризыклар кирәк. Борчак, балык ише ризыкларны ешрак әзерләгез. 
9. Хәрәкәттә-бәрәкәт икәнлеген онытмагыз. 
10. Бу киңәшләрне үз җаегыз белән генә үтәргә тырышыгыз. 
Иң әһәмиятлесе шул: һәр көнне кимендә 20 минут вакытыгызны үзегез өчен калдырыгыз. Бу вакытта күңелегезгә хуш килгән эшләр белән генә шөгыльләнегез (кызыклы китап уку, музыка тыңлау, җырлау, бию). 
Татарстан республикасы сәламәтлек саклау 
министрлыгы Республика профилактик 
медицина үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X