Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Органик Групп" ҖЧҖ хуҗалыкларында терлекчелек һәм техника ремонты буенча киңәшмә узды

Узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп" җәмгыяте хуҗалыкларында терлекчелектә эшләр торышы һәм техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча киңәшмә узды. Район башлыгы Рамил Муллин "Органик Групп" җәмгыяте җитәкчелеге һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә эш барышы белән якыннан танышты.

Җәмгыятьнең "Новый путь" бүлекчәсе заманында районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе иде. Хуҗалык алдынгы савымчылары, терлекчеләре белән дан тотты. Тик аның бүгенгесен ул чор белән чагыштырырлык та түгел. Узган ел "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында һәр сыердан 2543-3081 килограмм сөт савып алганнар. "Урожай" агрофирмасында бу күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда 284 килограммга кимрәк. Моның сәбәбен хуҗалык хезмәтчәннәре азык җитмәүгә бәйләп аңлата. "Новый путь"та бүген дә сенажга кытлык. Җәйге челләдә кыш мәңге килмәс кебек тоелгандыр шул. Шулай да хуҗалык җитәкчесе Александр Растатурин терлекләргә кышкы чорга җитәрлек күләмдә азыкны сатып алырга вәгъдә итте. Шунысын да искәртеп узыйк: кайберәүләр терлек азыгының җитәрлек күләмдә әзерләнмәвен "Органик Групп" җәмгыяте биләгән җир мәйданы кимүенә бәйләп аңлатырга тырышты. Тик әлеге хуҗалыкларда гектарлаган җир мәйданнарының берничә ел дәвамында эшкәртелми ятуын да истән чыгармаска кирәк.

Малларны ашатуга килгәндә азыкның сыйфаты да зур роль уйный, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин. Тиешле срокларда чабылмаган печән, технологик таләпләр үтәлмәгән сенаж, силос файдалы үзлекләрен, витаминнарны югалта. Бу очракта агрофирманың күпьеллык үлән басуларының күптән картаюын да исәпкә алырга кирәктер. "Органик Групп" җәмгыятенең генераль директоры Илдар Гыймадиев быел "500 гектар мәйданда күпьеллык үләнне яңартачакбыз", дип ышандырды анысы.

Таналар әзерләүче "Авангард" хуҗалыгында маллардан үсеш алу түбән. Бер көнгә 500 граммнан да ким. Хуҗалык җитәкчесе моны терлекләрнең җәйге лагерьдан вакытында кайтмавы белән бәйләп аңлатты. Нигә? Тораклар әзер булган, югыйсә. Хуҗалыкта продукция алу өчен бөтен шартлар да бар, ди белгечләр. Арпаны пешереп ашаталар, катнаш азык, фураж бирелә. Витаминнар белән дә баетабыз, диләр. Тик азык мал авызына барып җитәме соң?! Терлекчелектә зур тәҗрибәсе булган Филүс Хисаметдинов бу урында хуҗалыкта контроль җитмәвен ассызыклады. Маллар көн саен шулай тукланса, үсеш алу икеләтә күбрәк булыр иде. Шул ук вакытта Филүс Фазылович җилсез, җылы көннәрдә терлекләрне карда да, ачык һавада йөртеп ашатуның, хәрәкәттә булуның да мөһимлеген искәртте.

Сыерларның вакытында каплатылуы, шуңа бәйле бозау алу да продукция җитештерүгә йогынты ясый. "Ык" агрофирмасында 100 сыердан - 78, "Урожай"да аннан да азрак бозау алганнар. Бозауламагач, калган сыерлар сөт бирми булып чыга.

Инде килеп, кеше факторына тукталыйк. "Җитәкчелек - эшчеләрне, ә эшчеләр җитәкчеләрне гаепли. Бүген хуҗалыкта малларга ашатырга азык юк. Шуңа бәйле сөт кими. Җитәкчелек, сөт түбән дип, хезмәт хакын кисә. Без соң нишлик?! Без бит соңгы инстанция - савымчылар гына!" ди, ачынып, "Новый путь" савымчысы Николай Васильев. Авыл хезмәтчәннәре әлеге хуҗалыкларда 4000-4500 сум хезмәт хакына йөри. Ярый ла, анысын вакытында түләсәләр! Шушы акчадан алар утына, газына да түли, киенергә, яшәргә һәм баласын да укытырга тиеш булып чыга. Ничек? Бусын алар үзләре генә белә!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин да шушы фикерне ассызыклады: хезмәт хакы түбән булу һәм вакытында түләнмәү сәбәпле , фермада эшләргә кеше юк. Эш бармагач - продукция, шуңа бәйле акча юк. Механизаторлар белән дә шулай. "Төрлечә була инде", - ди тыйнак авыл агае, җитәкчесен оятлы итәргә теләмичә.

Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлегенә килгәндә, бу чорда тырма, җир эшкәртү агрегатлары ремонты төгәлләнгән булырга тиеш, ди белгечләр. Культиватор-чәчкечләрнең дә күпчелеген әзерлек сызыгына кую кирәк. Хуҗалыкларда ремонт әле башланмаган да! Сәбәбе - запчастьләр юк! Дөрес, "Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыймадиев 1 февральгә запас частьләр кайтачак, дип ышандырды. Вәгъдә үтәлерме? Язгы кыр эшләренең вакытында башкарылуы, көзге уңыш муллыгы һәм маллардан продукция алу да техниканың вакытында ремонтлануына һәм өзеклекләрсез эшләвенә бәйле.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X