Мөслим-информ

Онытылмый ул мәхшәр

Әфган сугышы күп гаиләләргә олы хәсрәт китерә, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртә. Районыбыздан әлеге сугышта – 128, Мөслим авылыннан 23 кеше катнаша. Алар тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен газапларын үз җилкәләрендә татыйлар. Шуларның берсе – Метрәй авылында гомер итүче Нияз Хәйбрахманов.

– Мәктәпне тәмамлап, киләчәккә матур планнар корганда, улымны хәрби хезмәткә алдылар. Армиядә хезмәт итү ир-егетләр өчен мәртәбә булса да, улыбызны озатканда йөрәкнең бер почмагы авырттырып сызлап куйды. Юкка булмаган икән! Һава десантчылары частендә бер ел хезмәт иткәч, 1979 нчы елның 27 декабрендә Ниязыбызны Әфганстанга җибәрделәр, – ди әнисе Мәрзия апа. 
Аларны “АН-22” йөк самолетларында Әфганстанның Баграм аэродромына озаталар. Солдатлар самолеттан парашют белән генә сикерә. Моңа кадәр уздырылган өйрәнүләрдә отып калганы ота, ота алмаганы оттыра. Егетләрнең автоматтан ату күнекмәләре авыр бәрелешләрдә сынала. Кыр уртасындагы озын палаткаларда яшәгән солдатлар тора-бара саман кирпечләрдән балчык казармалар төзергә керешә. 
– Үзбәкстанда башлаган идем хәрби хезмәтне. Ул вакыттагы тыныч чорларда патроннарны санап бирсәләр, әфган җиренә килеп эләккәч, аның санын исәпкә алучы да булмады. Күпме булдыра аласың, ат кына! Кеше гомерен чебенгә санамадылар анда. Аяксыз-кулсыз гәүдәләргә, җирдә аунап яткан мәетләргә адым саен тап була идек. Әфган җиренең һәр почмагы саен үлем көтеп тора иде, – ди Нияз абый. 
Әфганстан мәхшәрен үз җилкәләрендә татыган һәркем бер хакыйкатьне төгәл белә – биредә яшәү өчен көрәш бара. Бер телем ипекәйнең кадерен дә шушында аңлый егетләр. Гигиена таләпләренең үтәлмәвенә дә, үзәкләргә үтә торган коры җилләренә дә яраклашыр идең әле! Ләкин упкынга төшкән машиналар, тыныч тормыш, бәхет өмет итүче җирле халыкның мөлдерәмә күзләре, госпитальдә үлем көтеп яткан сыңар аяк-куллы солдатларга “интернациональ бурыч” үтәүче 19 яшьлек совет солдаты битараф карый аламы соң?! Ул елларны искә алган саен Нияз абыйның күзләреннән кайнар яшь ага: 
– Әфганстан сугышы – бөтен дөнья һәм кешелек фаҗигасе. Әфган җирендә күргән үзәк өзгеч вакыйгаларны без элек сугыш киноларыннан гына күреп белә идек. Ул вакытларда әтиләребез, бабайларыбыз кичергәнне өлешчә без дә күрдек. Һаман онытмыйм: әфган җиренә килеп эләккәч, мине шофер итеп билгеләделәр. Совет гаскәрләре Кабулны алгач, без Әфганстанның танк полклары чыгасы күперен дүрт көн сакладык. Әкрен генә барып, сакта торучыларны юк иттек, кайсын казармага ябып куйдык. Көн дә машина белән икешәр тапкыр 130 км араны үтә идем. Бер шәһәрдән икенчесенә “ГАЗ-66” машинасында азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары, снарядлар, корал һәм... үлекләр ташыдым. Янымда утырган ике прапорщик һәм бер лейтенантны күз алдымда атып үтерделәр. “Бәлки, исәннәрдер” дип, аларның җансыз гәүдәләрен госпитальгә илтүләр, һәлак булган солдатларны юып, киендереп, цинк табутларда якыннарына озату – бүген төш кебек кенә... 
Якында гына шартлаган бомбалар, снарядлар яңгыры, өчәр километр озынлыктагы тоннельләрне узганда, БТР белән эттерелеп, кыядан очырылган машиналар гөрелтесе, кыя артында сине сагалап торган снайперлар... Болар кино кадрлары түгел! Егетләр күзгә-күз очрашкан чынбарлык! 
– Ниязның Әфганга эләгүен белгәч, бик борчылдык. Көннәрне үткәрү бигрәк авыр булды. Безне изге теләктә тору берләштерде. Шөкер, исән-сау әйләнеп кайтты. Нияз белән ике кыз үстердек, хәзер инде оныклар сөябез. Ләкин аның йөрәгендә әфган сугышы калдырган яра беркайчан да төзәлмәс. Әле ярый Нияз үз аяклары белән әйләнеп кайтты. Ә бит бу сугышта баласын, туганын югалткан аналар, гаиләләр аз булмады, – ди Фәүзия апа. 
Әйе, сугыш михнәтен кичер-гәннәрнең җаннары яралы бүген... Сабыйлар, хатын-кызлар үлемен үз күзләре белән күргән, кышлак халкының “Исән калдырыгызчы!” дип ялварган газаплы йөзләрен, ялварулы карашларын йөрәкләре аша үткәргән, сугышчан дусларын югалту ачысын татыган солдатларның батырлыгын бәяләп бетерү мөмкин түгел! Исәпсез-хисапсыз Мактау кәгазьләре, орден-медальләр генә дә булган хәлләрне оныттыра алмый. Мондый сугышлар башка кабатланмасын иде! 

Лилия Шәймиева. 

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: