Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онытылмас еллар

Әтиебез – Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зөфәр Гайсин Вәрәшбаш авылында җиде балалы гаиләдә үсә. Ундүрт яшендә тракторга утыра. Яр Чал¬лыда тракторчылар курсын тәмамлап, Мөслим МТСында эшли башлый. Унси¬гез яше дә тулмаган егетне 1942 елның сентябрендә фронтка алалар. Алар Мөслимнән сигез егет чыгып китәләр.

Әти Ленинград блокадасына эләгә. 900 көн дәвамында камалышта булган шәһәр хал­кы, каланы саклаучы сугышчылар түзеп бул­маслык шартларда да батырлык, фидакарь­лек үрнәкләре күрсәтәләр. Әтинең сугыш хатирәләре турында сөйләгәннәре әле дә ко­лак төбендә яңгырый кебек...

… Солдатларга декабрь аенда гына ши­нель кидерәләр, аякларына хром ботинкалар бирәләр. Әтине җыелу пунктыннан понтон күперләр салучы батальонга билгелиләр. Төп вазыйфалары күперләр төзү булса да, шәһәрне саклаучы корылмалар, хәрби пунктлар төзү, сазлык аша юллар салу да алар жилкәсенә төшә. 1943 елның мартында аларны понтон күперләрне хәрәкәткә китерүче моторлар белән эшләргә өйрәтәләр. Бу юкка гына булмый. Озак та үтми аларга дошман белән көчле бәрелештә катнашырга туры килә. Әтигә берничә сугышчы белән Вокса елгасы аша 80 сугышчыны, хәрби кораллар һәм азык-төлекне үзебезнекеләргә чыгару заданиесе йөкләнә. Понтон елга яры­на җитү белән дошманның яшерен группасы һөҗүм башлый. Ике арада көчле атыш китә. Безнең солдатлар дошманның күп кенә сол­датын юкка чыгара. Хәрби задание уңышлы үтәлә. Әлеге батырлыгы өчен әти III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ленинград шәһәрен саклаганда әтигә мондый заданиеләрне күп мәртәбәләр үтәргә туры килә. Ниһаять, 1994нче елның 27 гыйнварында шәһәр тулысынча азат ителә.

Әтиебез сугышчан юлын Балтик буе ре­спубликаларында дәвам итә, күп кенә шәһәр- авылларны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашып, сугышны Будапештны алу белән тәмамлый.

Әтинең күкрәген сугышта курсәткән ба­тырлыклары өчен күпсанлы орден-медальләр бизәде. Алар арасында хезмәттәге җиңүләре өчен бирелгәннәре дә бик кадерле булды әтигә. Сугыштан соңгы елларда да нинди генә эшкә билгеләсәләр дә, хезмәтен намус белән баш­карды. Механизатор да, бригадир да, ферма мөдире дә булды.

Алар әниебез Гыйздекамал белән алтмыш алты ел бергә, шатлык-борчуларны уртак итеп, гомер кичерделәр. Беркайчан да язмышларын­нан зарланмадылар, гел хезмәттә булдылар, безгә дә шундый тәрбия бирделәр.

Әтиебез җиңү бәйрәмен һәрвакыт зур дул­кынлану белән көтте. Бәйрәмгә дип орден- медальләр таккан костюмын алдан әзерләп куя иде. Кызганыч, әтиебез бакыйлыкка күчте.

Ә тыл һәм хезмәт ветераны булган әнкәебез, Аллага шөкер, исән-сау, тиздән 104 яшен туты­ра. Әнкәебезгә дә сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Сугыш ва­кытында аны колхоз атларын карарга куялар. Җитмеш атны ике хатын-кыз карыйлар. Ул ва­кытта закон каты була, атлар өчен башың белән җавап бирәсең. Ирләр белән беррәттән печән дә чаба, ашлыгын да суга. Күпсанлы мактау кәгазьләре, медальләр аның тырыш хезмәте турында сөйли.

Нәҗибә Җәләлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев