Мөслим-информ

Онытылган шәхесләр, аваз бирегез!

Соңгы вакытларда туган як, туган авыл тарихы белән кызыксына башладым. Дөрес, элек тә бу тема миңа чит түгел иде, әмма ныклап тотынырга җай чыкмады. Ә тарих шундый кызыклы тармак икән, аның ишеген ачып, тупсасын атлап керүгә ул сине үзенә суырып та ала.

Районыбыз газетасы “Авыл утлары”нда даими рәвештә “Авылым тарихы” сәхифәсе биреп барыла. Әйе, һәр авылның, һәр төбәкнең үз тарихы бар. Әмма ул тарихны өйрәнергә, белергә һәм буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Зур елгалар кечкенә инешләрдән башлана, шул инешләр аларны туендырып тора. Алар кипсә, зур елгалар да кечерәеп калырга яки кибәргә, яки юлын үзгәртергә мөмкин. Милләтебезнең, халкыбызның тарихы кечкенә авыллар тарихыннан башлана да инде. Үткәнен белмәгән киләчәген төзи алмас, диләр бит!
Минем туган авылым Нарат Асты – Мөслим районының иң матур авылларының берсе. Бер якта нарат урманы, икенче ягында әрәмә, күлләр... Хезмәт сөюче, үтә ярдәмчел, гади, кешелекле халык яши бездә. Нарат Асты зур авыл булмаса да, аның якынча 260 еллык тарихы бар. Авылга 1762 елда нигез салынган диелә, ә икенче бер мәгълүмат буенча – 1756 ел.
Мәгърифәтче-педагоглар
Нарат Асты татар дөньясына Әхсәншәех, Кашшаф Кормаш кебек мәгърифәтче-педагогларны биргән авыл. Шулай ук бертуган Кормашевлар XX гасыр башы татар әдәбияты үсешенә шактый өлеш керткән шәхесләр, шагыйрьләр дә булган! Үз илендә пәйгамбәр булмый, диләр бит! Без үскәндә дә, аннан соңгы елларда да бу шәхесләребез турында авылда искә алып сөйләүчене белмим. Халык алар турында белмәгән дә, ишетмәгән дә кебек. Туган ояларыннан бик яшьли китеп, авыл белән элемтәләре бик иртә өзелгәнме...
Кормашларның өлкәне Әхсәншәех 1913-1915 елларда үзенең шигырьләрен “Шура” журналында бастырып килгән. Аларны әлеге журналга Минзәләдән җибәреп торган. 1914 елда Казанда “Әхсәншәех Кормаши шигырьләре” дигән китабы басыла. Абыйсы үрнәгендә энесе Кашшаф та кечкенәдән шигырьләр язган, такмаклар чыгарырга һәвәс булган. Революциягә кадәр үк шигырьләре вакытлы матбугатта, шулай ук “Шура” журналында да басыла. 1915 елда аның “Кашшаф Кормаш шигырьләре” дигән китабы чыга. Зөфәр Рәми тарафыннан төзелгән “XX гасыр башы татар лирик шигърияте” антологиясенә Әхсәншәех һәм Кашшаф Кормашевларның исемнәре һәм аларның иҗат үрнәкләре кертелгән булган. Бу ике шәхес милләт өчен шулкадәр күп эшләгәннәр, әмма хезмәтләренең (кулъязмалар, тәрҗемәи хәлләре, шигырьләре, педагогик язмалары, китаплары һ.б.) бик азы гына сакланган.
Әхсәншәех Кормаши турында мәгълүматлар хәзергә бик аз, ә Кашшаф Кормаш турында азмы-күпме мәгълүмат бар. Элек бит укытучыларны гел күчереп йөрткәннәр. Шунлыктан Кашшаф Кормаш гаиләсенә дә шактый “сәяхәт итәргә” туры килгән. Ул төрле елларда Мөслим районы (Түбән Табын, Мөслим, Ташлыяр), Сарман, Минзәлә, хәзерге Тукай районы мәктәпләрендә (Иске Дөреш, Малтабар, Югары Тәкермән, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак) укытучы булып эшләгән. Югары Тәкермән авылында унөч елдан артык яшәве, иҗат итүе билгеле. Бик күп шигырьләре төрле газета-журналларда басылган. 1930 елларда “Ирек бүләкләре” дигән шигырьләр җыентыгы төзегән, әмма ул кулъязма килеш калган. Иҗаты тупланмаган килеш ята. Бүгенге көндә балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов алар шәхесен ачыклау, иҗатларын барлау, туплап, китап итеп чыгару юнәлешендә зур эш алып бара. “Гаҗәеп шәхесләр булган бу кешеләр!” – ди ул, сокланып.
Газетабызны яратып укучыларга үтенечем бар: Әхсәншәех һәм Кашшаф Кормашлар турында белүчеләр булса, хәбәр бирсәгез иде. Китаплары, шигырьләре, кулъязмалары булмасмы? Нәсел-нәсәбен дәвам итүчеләр дә бардыр, дип уйлыйм. Педагог һәм шагыйрь Кашшаф Кормашның хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылында яшәп шунда җирләнгәне мәгълүм. Ул 1947нче елның 12 июлендә 56 яшендә вафат булган.
Саймановлар нәселе
Хәбәр салуның нәтиҗәләре булмый калмый. Үзебезнең район газетасында Тегермәнлек авылы тарихына кагылышлы язмалар бастырган идем. Шунда Тегермәнлек авылында беренче совет мәктәбе ачкан беренче укытучы Муллахмәт Сайманов турында әйтеп узган идем. Казан ханлыгы чорында Казанның үзендә бик дәрәҗәле хезмәттә булган атаклы морза Соймон бабаның нәсел дәвамчысы, сигезенче буыны булган Муллахмәт абый. Аның әтисе Фәхразый 1917 елга кадәр Тегермәнлектә мулла була. Совет власте урнашканнан соң ул муллалыктан читләштерелә. Фәхразыйның дүрт улы, ике кызы булган. 20 еллар башында Фәхразыйның улы Муллахмәт моңарчы беркайда укымаган төрле яшьтәге 40лап баланы бер йортка җыйнап укыта башлый, Тегермәнлек авыл мәктәбенә нигез сала. Аннары районның Тойгелде, Үрәзмәт-Чишмә авылларында эшли. Шуннан башка мәгълүмат юк иде. “Менә шушы кеше турында белүчеләр булса, хәбәр итегез әле, зинһар”, дип тәмамлаган идем язмамны. Белүчеләр булуына бик ышанып та бетмәдем. Әмма август ахырында минем исемгә Казаннан бер хат килеп төште. Мөслим районы Үрәзмәт-Чишмә авылы кызы Галимова Рузалия ападан иде ул хат. Муллахмәт мөгаллимнең хатыны Җәмилә апа белән Рузалия ханымның әнисе Әминә бертуганнар булган икән. Алар Минзәлә районы Хуҗәмәт авылының Сәетбаттал бай-сәүдәгәр нәселеннән икән. Рузалия апага Муллахмәт мөгаллим җизнә була.
1937-1941 еллар тирәсендә Муллахмәт абый хатыны Җәмилә апа белән Үрәзмәт-Чишмә авылында бергәләп балалар укыта. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул сугышка алына һәм шунда һәлак булган. Җәмилә апа балаларын алып Ижауга китә, шунда урнашып кала. Бүген бер кызы әле дә исән-сау икән. Минем адашыма 88 яшь, Мәскәүдә кызы Зөлфирә гаиләсендә яши икән. Гөлфия апаның улы Илфат гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Галим, Мәскәү университетында укыткан, хәзер лаеклы ялда.
Рузалия ханым ике фото да җибәргән, шактый гына кызыклы мәгълүматлар да өстәгән. Менә бит күпме хәбәр! Рәхмәт сезгә, Рузалия апа! Тагын шунысын да әйтим әле: бу нәсел шәҗәрә башында торган Соймон баба исемен фамилия итеп буыннан-буынга тапшырган – Сайманов булып йөргәннәр. Муллахмәт абый, аның балалары да Сайманов фамилиясен йөрткәннәр.
Бәлки әле Саймановлар турында белүчеләр тагын табылыр. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Аларны күреп яки ишетеп белүчеләр булса, хәбәр бирсәгез иде.

Рәсемдә: алдагы рәттә – укытучы Сайманова Җәмилә Вәлиәхмәт кызы һәм балалары Рая, Ранас, Гөлфия. Арттагы рәттә – Әминә Ханнанова, укытучы Сайманов Муллаәхмәт Фәхразый улы, Бибиәсма Ханнанова. Фото 1932нче елның 25 августында Тойгелде авылында төшерелгән.

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева,
Тегермәнлек.
Фотолар – Розалия Галимованың гаилә архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: