Мөслим-информ

ҺӨНӘРЛЕ БУЛУ –ОЛЫ БӘХЕТ

Мәктәпне тәмамлаган Краснояр кызы Фәния туп-туры Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасына килә һәм тәрбияче булып эшкә урнаша. Ул елларда шулай иде: махсус яки югары белемең булу-булмауга карап тормадылар. Кулыңда өлгергәнлек аттестатың бар икән, мәктәптә мөгаллимлек итәргә дә була иде. Менә шулай Фәния дә “җылы” урынга килеп урнаша. Бер караганда рәхәтләнеп эшлисе дә эшлисе дә бит. Юк, кызның күңеле башкада була. Әллә нигә төзелешкә тартыла ул.

– Зур йортлар, биналар төзелеше яныннан тыныч кына үтә алмый идем. “Эх, шунда эшләргә иде!” – дип кызыктым. Ул вакытта бакчага якын гына “комбикорм” заводы йорты төзелеше бара иде. Үтешли генә кереп карыйсы иттем. Апалар шау-гөр килеп эшли. Хәрәкәтләренә күз дә иярми. Үзләре шаян сүзле. Мине шунда ук үз иттеләр, эшкә дә чакырдылар, – ди Фәния.Кызга күк капусы ачылгандай була. Берничә ай гына эшләп өлгергән коллективын калдырып, “Камколхозстрой”га (бүгенге “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыятенә) эшкә урнаша. Ул вакытта төзелешләрнең гөрләгән чагы. Оешмада – дүрт штукатур-буяучылар бригадасы. Һәрберсендә – 8-10ар кеше. Кыз Рәмзия Заһидуллина җитәкләгән комсомол яшьләр бригадасына урнаша. Штукатур-буяучының эш коралларын кулына беренче тапкыр шунда тотып карый. Коралны алуын ала, ә кулдан тотып эшкә өйрәтәселәрен көтә торган түгел. Яңа һөнәренең серләренә башкаларның эшләвен карап торып төшенә ул. Хата-кимчелекләрен төзәтә-төзәтә өйрәнә.– Ул көннәр әле дә хәтердә: чүмеч белән измәне алам да, стенага атам. Ә ул ябышмый – “шап” итеп идәнгә килә дә төшә, килә дә төшә. Измәне, кул белән алып, кире стенага атам. Анысы шәп кенә ябышып кала. Шулай әкренләп өйрәнелде бар эшкә дә, – ди Фәния.Ничек кенә авыр булмасын, бер дә үкенми ул. Төпле эшем, яраткан һөнәрем бар дип сөенә. Унҗиде яшьлек кенә булгач, башта аның эш көне бер сәгатькә кыскарак була. “Башкалар эшләп калгач, миңа китүе кыен иде. Кайчан унсигез тулыр инде дип, вакытны ашыктырып үлә яздым”, – ди Фәния.Дүрт ир бала арасында иркәләнеп кенә үсми ул. Авылдагы бөтен авыр эшләрне башкара: печәнен дә әзерләшә, утынын да яра, суын да ташый. Шуңа күрә беренче кыенлыкларны җиңүе кыен булмый. Штукатур-буяучыга физик яктан чыныккан булу гына җитми шул әле. Гәүдәнең сыгылмалы булуы да, биектә эшләгәндә тигезлек саклый алу да кирәк. Башкарган эшеңнең сыйфатын, штукатурлаган өслекнең тигезлеген билгеләү өчен күзләр үткенлеге дә мөһим. “Глазомер” декоратив эшләрне башкарганда төсләр гаммасын булдыру өчен бик кирәк. Юкса, бер ясаган буявың бетеп китсә, калган өлешне буяу өчен төсне туры китерүе авыр булыр иде. Штукатурчыдан универсал булу да сорала. Ник дисәң, декоратив эшләр вакытында үзләренә интегергә туры килмәсен өчен, бетон яки кирпеч стенаны “финиш”ка кадәр тигез һәм сыйфатлы итеп штукатурлау кирәк. Әкренләп һөнәренең бар нечкәлекләрен төшенә Фәния Исмәгыйлева. Осталыгы арткан саен разряды да күтәрелә бара. Бүген ул IV разрядка ия. 1981 елның җәендә төзелеш оешмасына беренче тапкыр аяк басканнан бирле яраткан һөнәренә тугры калган. Бер үк оешмада 38 ел хезмәт куя ул. Шушы вакыт эчендә нинди генә төзелешләр сафка басмаган алар көче белән! Күпфатирлы йортлар, социаль-көнкүреш биналарын саный башласаң гына да, исәбенә чыгарлык түгел. Соңгы елларда торак йортлар төзү белән бергә мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрүдә күп көч куялар. – Ремонт булачак бинага аяк басуга, “Ничекләр башкарып чыгарсың” дип, бер мәл куркып каласың. Күз курка, кул эшли, диләр. Эшләгән саен хезмәтебез күзгә күренә. Объектны файдалануга тапшырганда үз күзләребезгә ышанмыйча торабыз, матурлык тудыра алганыбызга сөенәбез, – ди Фәния Исмәгыйлева. Ул оешмага килгән елларда штукатур-малярлар 40ка якын булса, бүген исә бер бригадада – нибары дүртәү. Ландыш Сәлахова, Индира Гарифуллина, Әлфинә Мөхәммәтханова белән бер гаилә кебек дус һәм тату эшли алар. Дүрт дистә елга якын вакыт үтүгә карамастан, эш процессы һаман шул ук, инструментлар да. Барысын да кул көче белән башкарырга, 35әр килолы капчыкларны күтәреп йөрергә дә кирәк. Шулай да бер генә зарлану сүзе дә ишетмәссең. “Эшнең берсе дә җиңел түгел инде”, диюдән узмый Фәния. Хезмәт базарындагы кризис елларында да башка җирдән бәхет эзләмәгән. Ул елларда штукатур-буяучылар да гаилә туйдыру өчен башкалар кебек көнлек эшләр эзләргә мәҗбүр була, “шабашка” дигән термин алар арасында шул чорда тарала башлый да. Иң кирәкле һәм популяр булган төзүче һөнәренә бүген дә сорау зур. Яшәгән өеңдә яки фатирыңда бер эш башласаң да, кулга иң элек шпатель яки пумала тотасың. Янәшәсендә Фәния кебек әлеге кораллар белән “ут уйнатучылары” булганнарга күпкә җиңел: хәзер ярдәмгә килеп җитәләр. Фәниянең тормыш иптәше Азат та һөнәре буенча төзүче. Кем әйтмешли, йортны фундаментыннан алып, “под ключ” төзеп бирә. Исмәгыйлевлар 2006 елда хан сараедай зур йорт салып чыкканнар. Бүген үзләре белән төп нигездә яшәүче төпчек улларына өй салуда булышалар. Олы уллары гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Исмәгыйлевларның хәләл көчләре белән корган дөньяларын ямьләп, тагын да тулыландырып, биш онык үсеп килә бүген. Хәләле Азат белән бер-берсен ярты сүздән аңлап яшиләр. Күңел биреп башкарган яраткан эше бар. Шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Фәния ханымга бәхет өчен башка берни дә кирәкми.

Әлфинур НОГМАНОВА.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: