Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Онкологлар чаң суга: Татарстанда простата рагыннан ел саен 400 ир-ат үлә

Республика клиник онкология диспансерында әлеге диагноз белән 6,5 меңнән артык кеше исәптә тора.


(«Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда простата рагыннан ел саен 400 ир-ат үлә. Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков шул хакта хәбәр итте.

«2016 елда Татарстанда 1400 кеше простата рагы белән авырган. Әлеге чирдән үлү очраклары 100 меңгә 23 кеше тәшкил итә. Республика клиник онкология диспансерында әлеге диагноз белән 6,5 меңнән артык кеше исәптә тора», - диде белгеч.

Шунысын да искәртик: Татарстанда хәзерге вакытта «БороДабрь» акциясе уза. Ул җәмәгатьчелек игътибарын ир-атлар арасындагы онкология проблемаларына җәлеп итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев