Мөслим-информ

Өмәләр узачак

Район ветераннар советы хәбәр итүенчә, 27 апрельдә – Мөслим авылы зиратында 2, 3 һәм 4 май көннәрендә авыл җирлекләрендәге зиратларда өмәләр узачак.

Соңгы елларда авыл зиратларын төзекләндерү, чистарту буенча күп эшләр башкарылды. Мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерү дәвам итә. Район ветераннар советы хәбәр итүенчә, 27 апрельдә – Мөслим авылы зиратында 2, 3 һәм 4 май көннәрендә авыл җирлекләрендәге зиратларда өмәләр узачак. Бу изге эшкә барлык райондашларыбыз белән бергә читтә яшәүче якташларыбыз да актив кушылыр, дип ышанабыз. Мөслим зираты аеруча оешканлык һәм күп көч сорый. Оешма-предприятие җитәкчеләрен, Мөслим халкын өмәдә катнашырга чакырабыз, дип хәбәр итәләр район ветераннар советыннан. 16+

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: