Мөслим-информ

Җомга һәм гает намазларын уку тәртибе

Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән шундый вакытларны билгеләде ки, ул вакыт аралыгында гыйбадәт кылган өчен савап берничә мәртәбәләр артык була. Җомга намазы һәм гает намазлары нәкъ менә шундый вакытлардан. Җомга намазлары һәм гает намазлары җәмәгать белән укыла. Исламда җомга көн (әль-җум'а) - атнаның изге көне, ә Корбан һәм Ураза гаетләре...

Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәте белән шундый вакытларны билгеләде ки, ул вакыт аралыгында гыйбадәт кылган өчен савап берничә мәртәбәләр артык була. Җомга намазы һәм гает намазлары нәкъ менә шундый вакытлардан. Җомга намазлары һәм гает намазлары җәмәгать белән укыла. Исламда җомга көн (әль-җум'а) - атнаның изге көне, ә Корбан һәм Ураза гаетләре - мөселман календарендә иң бөек һәм зур бәйрәмнәр. Шуңа да бу көннәрдә укылучы намаз олугъ нигъмәтләр һәм зур дәрәҗә белән тулып тора. Җомга намазы - мөэминнәргә Коръән кушкан һәм фарыз кылынган җәмәгать белән укылучы намаз, ул җомга көнне мәчетләрдә өйлә намазы вакытында укыла. Пәнҗешәмбе көн икенде намазы вакытыннан башлап ук җомгага әзерләнә башлау мәслихәт. Җомгага каршы төндә һәм көндезен "Әл-Кәхф" сүрәсен уку, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә күбрәк салаватлар әйтү мәслихәттер, чөнки бер хәдистә әйтелгән: «Иң кадерле вә кыйммәтле көн җомгадыр, бу көнне миңа күп тапкырлар салават әйтегез, чөнки ул миңа килеп ирешә". Ирекле һәм балигъ булган ир кешеләргә җомга намазын үтәү - фарыз. Хатын-кызлар, балалар, авыру я зәгыйфь кешеләргә җомга намазын укысалар була, әмма мәҗбүри түгел. Җомга намазы Һиҗрәтнең беренче елында фарыз кылынды. Җомга намазын уку өчен ниләр кирәк? 1) Намаз кылына торган җир кешеләр күпләп һәм даими яши торган торак урыны булырга тиеш. 2) Җомга намазы һәркем өчен дә ачык һәм рәсми рөхсәт белән эшләүче мәчеттә узарга тиеш. 3) Җомга намазын рәсми рәвештә билгеләнгән имам уздыра. 4) Имамнан кала, намазны ким дигәндә тагын өч ир кеше укырга тиеш. 5) Хөтбә уку. 6) Җомга намазы өйлә намазы вакытында укыла. Җомга намазы ун ракәгатьтән тора. Башта 4 ракәгать сөннәт, аннары җомга намазының 2 ракәгать фарызы, соңра 4 ракәгать сөннәт (бу сөннәтләр өйлә намазының беренче сөннәтләре кебек үк укыла). Шулай ук Әхмәт Һади Масуди безнең якларда 4 ракәгать Зухр әль-ахыр (өйлә намазының 4 ракәгать фарызы) да укыла дип яза. Җомга намазы шартлары үтәлмәгән очракларда Зухр әль-ахыр намазы өйлә намазын алыштыра, шулай итеп, өйлә намазы укылган булып санала. Һәр атнаның җомга көне - барча мөэмин-мөселманнар өчен бәйрәм көннәре. Җомга көненең аерым әдәпләре бар. Боларга керә: тырнак кисү, коену-пакъләнү, чиста һәм матур киемнәр кию, һуш ис бирүче исле майлар сөртенү. Җомга намазына чакырып икенче азан әйтелә башлаганан соң сәүдә итү гаеп эш санала, ә намазга юнәлү фарыз була. Имам җомга вәгазен сөйли башлаганнан соң беренче сөннәт укылмый. Җомга вәгазе башланыр алдыннан бөтен сөйләшүләрне туктатырга тиешле, хәтта сөйләшүчеләргә "сөйләшмә" дип әйтү дә тыела. Сәламләр бирү һәм кабул итү дә ярамас. Җәмәгать булган очракта, өйлә намазы вакыты кергәннән соң, намаз башланыр алдыннан хөтбә уку фарыз. Кояш чыккан көннәрнең иң хәерлесе булган изге җомга көненнән кала, мөселманнар тагын ике олугъ дини бәйрәм - Ураза гаете һәм Корбан гаетен уздыра. Бу бәйрәмнәрдә гает намазлары үтәлә. Гает намазлары шулай ук ирекле һәм балигъ булган ирләр өчен вәҗиб (мәҗбүри). Ягъни кем өчен җомга намазы фарыз булса, гает намазлары аның өчен вәҗиб булыр. Гает намазлары ике ракәгаттән гыйбарәт һәм җәмәгать белән укыла, намазга кояш чыкканнан соң 30 минут вакыт үткәч керешәләр. Гает намазлары алдыннан азан да, камәт тә әйтелми. Намаз уку өчен «Ният кылдым Аллаһы Тәгалә хакына вәҗиб булган Рамазан/Корбан гаете намазын үтәмәккә, оедым ошбу имамга", дип, ният кылу зарур. Гает намазлары үтәгәндә алты өстәмә тәкъбир әйтелә. Гает намазларын имам җәмәгать ишетерлек итеп кычкырып укый, ә намаздан соң хөтбә укый, ул сөннәт булып тора. Ураза һәм Корбан гаетләренең сөннәтләре: 1) чистарыну-пакъләнү; 2) госел коену; 3) үзеңне исле майлар белән һушландыру һәм чиста, матур кием кию; 4) Ураза бәйрәменең гает намазы алдыннан берәр татлы ризык ашау, ә Корбан бәйрәменең гает намазы алдынан корбан итеннән авыз иткәнче ашаудан тыелып тору.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: