Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өметләр аклансын!

Түр яктагы бүлмәдә йомшак диванда күзләрен зур ачып дөньяны күзәтүче кечкенә Шамилне Ходай беренче мәртәбә генә сынамый. Шушы көннәрдә генә әти-әнисе Төмәндә умыртка сөягенә операция ясатып кайттылар үзенә.

– Улыбызның йөреп китәсенә, йөгереп йөриячәгенә ышанабыз. Өмет яшәтә, диләр бит. Тормыш иптәшем белән авырлыкларны да, киртәләрне дә бергә җиңәрбез, дип уйлыйм, – ди Ләйсән.
Сабыйның бу беренче операциясе түгел. Тәүге операция, бала якты дөньяга килгәч тә, башына ясала. Аннан чираттагылары өстәлә. Балакай язмыш биргән сынауларга бирешергә теләми. Махсус агач җайланмада, тезләнеп, шуышырга тырыша, матчага эленгән сикергечтә сикереп азаплана.
...Ләйсән баланың авыру туасын өченче тапкыр УЗИ үткәндә белә. “Баланың үсеше тукталган. Сабыегызның сәламәт булып туасы бик шикле”... Табибның әлеге сүзләре хөкем булып яңгыраса да, булачак әни көтеп алган нарасыеннан баш тартырга теләми. Вакытыннан алда бәбиләтәләр үзен. Бер килодан әз генә артык авырлыктагы сабыйны күкрәгенә кысып кочаклыйсы, сөясе килә ананың. Ләкин ярамый. Бала бик хәлсез була. Әлмәт шәһәреннән аларны алырга килгән гаилә башлыгы Рамил хатынының бала тудыру йортыннан үзе генә чыгуын күреп “ах” итә.
– “Нигә үзең генә?” дип, Ләйсәнне җилтерәтәм. Шунда гына Шамилебезнең җитлекми тууын, авыру булуын белдем. Шул вакыттан хастаханә юлларын таптау башланды. Бик авыр булды, яшермим. Башкаларның сабыйлары белән йөгерә-йөгерә уйнаганнарын күрәсең дә, күңелгә авыр булып китә. Ләкин кул селтәргә ярамый. Тормыш иптәшем, улым минем ярдәмгә мохтаҗ. Авыру кешегә игътибары да, дарулар, дәвалану өчен акчасы да күп кирәк. Шуның өчен читкә китеп эшләргә мәҗбүрмен. Ерак аралардан сагынып кайтам үзләрен, – ди гаилә башлыгы Рамил.
Бүген Абдуллиннар Шуганка авылында – Ләйсәннең әби-бабасы яшәгән агач йортта гомер кичерә. Авыру баланы карар өчен район үзәгендә бөтен шартлары, бөтен уңайлыклары булган фатир яисә йортка мохтаҗ әлеге гаилә. Документ эше белән йөри башласалар да, ярдәм итүче булмаганда, бу эш озакка сузылыр кебек. Киң күңелле, мәрхәмәтле җаннар гаиләгә булдыра алганча ярдәм итсен иде.
– Сабыйны машинада йөртергә ДЦПлы балалар өчен махсус автоурындык кирәк. Ләкин ул бик кыйммәт тора. Безгә Шамилебезнең һәр уңышы – зур сөенеч! Аннан башка яшәүне күз алдына да китермибез, – ди Ләйсән.
Кулга-кул тотынып, авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнгән гаилә алга таба да сынатмас! Киләсе елда Шамилнең бот сөягенә катлаулы операция көтелә. Әти-әнинең бөтен өмете шунда. Шамил, әти-әнисенең, якыннарының яратуын күреп, тернәкләнер, аякка басар. Тормыш җилләре тату гаилә нигезен какшатмасын! Өметләр аклансын!
Лилия ШӘЙМИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X