Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өметемне өзмим әле...

Нәни куллары белән әнисен кочаклаган кызчыкның күзләре генә түгел, йөзе, иреннәре елмая. Әнисе кочагында аңа шундый җылы, шундый рәхәт!.. Сабый әле үзенең авыруы турында белми. Бер яше тулып киткән балада коточкыч авыру – СМА (спинальная мышечная атрофия). Генетик авыру балада 6 айлык вакытында ачыклана. Якташларыбыз – Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Резеда һәм Ринат Аптеевларның гаиләсе бүген нәниләренең гомере өчен көрәшә.

“Бәхетле әти-әни идек...”

– Көтеп алган нәни кызчыгыбыз 2017 нче елның 28 октябрендә, 3 килога якын булып, дөньяга килде. Бездән дә бәхетле кеше булды микән ул вакытта?! Башка бәхетле әти-әниләр кебек без дә кызыбызның беренче гүләвенә куандык, беренче елмаюын, беренче тешләрен күреп сөендек. Аннан, зарыгып, утыруын, үрмәләвен көттек. Ләкин барысы да без көткәнчә генә булмады. Алты  айда планлы прививка ясатырга шәһәр поликлиникасына бардык, хәлсезлеген шул уколга сылтадык башта. Аннары грипп белән авырып алды. Менә үрмәләр, менә утырыр дип, кадерле вакытларны югалтканны соңыннан гына аңладык. “Болай булмый” дип, табибка юл тоттык. Безгә массаж, дарулар курсы билгеләделәр. Массажларның файдасы булмавын аңлагач, тормыш иптәшем белән кызымны көндезге стационарга яткырдылар. Хастаханәдә электрофорез һәм “Церебролизин” дигән препарат белән дә дәвалап карадылар, ярдәме генә тимәде. Алардан соң да үзгәреш булмагач, невропатолог, төрле белгечләр тикшерде. Казандагы больницада тикшерелергә киңәш иттеләр. Бер яше дә тулмаган Регинабызны әллә нинди ят ысуллар белән тикшерделәр. Әмма бер нәрсә дә ачыклый алмадылар. “Бар да яхшы”, – дип, кайтарып җибәрделәр. Ләкин безнең шикләребез юкка булмаган икән. Без уйларга да курыккан нәрсә төш кенә булмады. Кызыбызның куркыныч чир белән авырганы ачыкланды. Әлеге зәхмәт белән авыручы кеше башта аякларын тоймый башлый, соңыннан куллары зәгыйфьләнә, ахырда тын юлларына зыян килә. Кеше, бер мизгел тын ала алмый торып, мәңгелеккә күзләрен йомарга мөмкин. Шушы хакыйкать белән ничек килешергә?! Кызыңның, йөрәк җимешеңнең әкренләп сулып баруын күреп, ничек йөрәк әрнемәсен дә, ничек алга таба яшисе килсен?! – дип ачыргалана баланың әтисе Ринат.

“өметемне өзмим әле...”
– 30 ноябрь көнне генетик анализ нәтиҗәләре билгеле булды. Телефонның икенче ягындагы тавыш куркыныч диагнозны раслады... Җир убылып, дөньяның асты-өскә килгән кебек тоелды, эчтән нидер өзелеп төште, җанны өмет уты белән яшәткән нечкә җеп өзелеп киткәндәй булды да, мин караңгылыкка чумдым. Минем сабыем, нарасыем – авыру. Иң куркынычы – баламның йөри алмавы да түгел, ә аның теләсә кайсы вакытта һава җитмәүдән үлеп китүе. Табиблар ясаган нәтиҗә белән килешәсем килмәде. Кабаттан анализлар бирдек, ләкин барысы да юкка... Хакыйкатьтән качып булмый. Төрле дәвалау үзәкләрен, белгечләр, хастаханәләр юлын таптый башладык. Танышлар аша Екатеринбург шәһәрендә көчле табиблар булуын ишетеп, анда юл тоттык. Бер фатир арендаладык, “Орфея” ортопедия үзәге табиблары үзләре безгә килде. Бала белән 3 сәгать шөгыльләнеп, бер тиен акча да алмадылар. Җир йөзендә миһербанлы, олы йөрәкле кешеләр булуына инанып кайттык. Казандагы табиб-профессорның гына сүзләре һаман колакта яңгырап тора. “Баламны ничек дәваларга?” дип сорагач, ул миңа: “Икенчесен табарсыз!” – диде. Аның сүзләре кызымның беркайчан да терелә алмаячагына ишарә булгандыр. Ләкин, үзем исән булганда, мин өметемне өзмим әле, – ди Резеда.

Могҗизалы дару – чит илдә
– Балаларның сәламәтлеге – әти-әнинең иң зур бәхете бит ул. Сау-сәламәт, дүрт саны төгәл булып туган баланың шушындый авыруга дучар булуы башка сыймый. Генетик авыруның төрле яшьтә баш калкыта алуын белгәч, җаннар өшеп китә. Россиядә бу авыруны дәвалап булмый дисәләр дә, чит илдә дәүләт бушка дару бирә. Россиядә бу препарат теркәлмәгән, шулай булгач, аның белән безнең илдә дәваланып та булмый. Билгеле, дару Россиядә булмагач, дәүләт тә ярдәм итә алмый. Могҗизага тиң даруның исеме – “Спинраза”. “Спинраза”ны табу безнең хыялга әйләнде хәзер, аны юнәтү генә бик кыйммәт. Безнең кебек гади халык өчен – космик бәя, дияр идем. Бер дәвалану курсы 75 мең евро тора. Беренче елны алты дәвалану курсы кирәк. Безнең акча белән исәпләгәндә – 45 миллион сум!!! Бу процедура балага 15 яшь тулганчы елга ике мәртәбә үткәрелергә тиеш. Хәзер бөтен нәрсәне вакыт хәл итә. “Балага ике яшь тулгач, бу дару да, бернинди акчалар да ярдәм итмәячәк”, – ди табиблар. “Спинраза”ны организмга никадәр иртәрәк кертсәң, шулкадәр яхшырак. Сабыйның тәнендәге нервлары үлеп беткәнче дәвалый башлау зарур. Оныгымның йөгерә-йөгерә кочагыма атылып, ишегалды тутырып “әбием!” дип кычкырганын ишетәсем, бәхетле әби булып, оныгымны сөеп яшисем бик тә килә, – ди, яшьле күзләрен сөртеп, Ирина апа.

“Яшәтәсе иде сабыйны...”
– Күп вакыт сәламәтлегебез турында уйламыйбыз да. Авырсак, “үтәр әле” дип, кул селтибез. Нәниләр авырса да, “бала чирләмичә тормый” дибез. Без дә Регинабызда шулкадәр җитди авыру бардыр дип башка да кертеп карамадык. Регинаны чирле бала дип тә булмый. Көлә, елмая, тамагына ашый, күтәргәндә кысып-кысып кочаклый... Ләкин буыннары гына тоймый. 
Бу кайгыда ялгыз калмабыз, дип уйлыйм. Киң күңелле райондашларыбыз, олы йөрәкле кешеләр булдыра алганча ярдәм күрсәтә. Кодабыз Алексей Асылгәрәев 200 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтте, “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов 1 миллион сум акча бирде. Акча җыелып бетсә, дәвалау процессы хәзер үк башланыр иде. Кеше кайгысына битараф булмаган, олы йөрәкле кешеләргә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди Регинаның бабасы Арсений.
Регинаның һәр минуты кадерле бүген. Сабый организмының хәрәкәт нервлары көннән-көн үлеп бара. Аяктан башлап йоту рефлексларына кадәр нервлар яшәү сәләтен югалта. Әлеге авыруның көчәя баруын туктата, хәтта кешене аякка бастыра алырлык “Спинраза” препаратыннан башка Регина атлап китә дә, яши дә алмаячак. Сабыйга бергәләп ярдәм итик! 

Аптеевлар гаиләсе өчен бүген бөтен ярдәм дә кадерле. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, булдыра алганча ярдәм итик әле! Игелек кылудан читтә калмагыз!

Регинаның әтисе Ринат Аптеевның “Сбербанк” картасы номеры: 4276 6200 3653 5759
Регинаның әнисе Резеда Аптееваның “Сбербанк” картасы номеры: 5469 6200 1331 7563
Регинаның әнисе Резеда Аптееваның “Ак барс” картасы номеры: 2200 5301 3068 2628
Регинаның әбисе Ирина Аптееваның “Ак барс” картасы номеры: 2200 5301 2825 4083
Яндекс ДЕНЬГИ: 410017149183784
QIWI КОШЕЛЕК: 79874238345

Лилия Шәймиева

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев