Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы йөрәкле табибә: табибә Айгөл Нассер белән танышыгыз

Ул кабул иткән бүлмә янында һәрвакыт кеше күп. Табибә озак кабул иткәннән яки килми торганнан түгел. Һәркемне бүлдерми тыңлаганга, ипләп кенә киңәш биреп, әниләрчә кайгыртуын сизгәнгә күпчелек аны күрергә, аңа күренергә тырыша.

Хезмәт стажы да байтак инде. 2003 елдан Мөслим районы үзәк хастаханәсендә хезмәт куя ул. Инде менә унбиш еллап гүзәл затларны әни булырга әзерли, хатын-кыз авыруларын дәвалый Айгөл ханым. Алты ел Казан медицина университетында белем алудан тыш - бер ел интернатура, ике ел ординатурада укуны да өстәсәң, сәламәтлек саклауга багышланган еллар байтакка җыела.

Шулай да сабый чагында укытучы булырга хыяллана кыз. Тик, әллә әнисенең төннәр буе дәфтәр тикшергәнен, план язганын, дәрескә әзерләнгәнен күреп үскәнгә, кыз акрынлап уеннан кире кайта. Әнисенең бер буш вакыты юк бит. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә булмый кайчак. Табиб һөнәренә мәхәббәт уянуга исә "Ак чәчәкләр" әсәре тәэсир итмәдеме икән? Г.Әпсәләмовның табиб һөнәренең нечкәлекләрен тасвирлаган, ак халатлы шәфкать ияләрен данлаган романын кыз кабат-кабат укый. Белгечлек сайлаганда һич икеләнмичә гинекологияне сайлый Айгөл. Практика үткәндә дә хатын-кыз табибы янында үзенчәлекле аура булуына игътибар итә. Консультациягә килгән хатын-кызлар табибка күңел сандыгын ача, иң интим серләрен сөйли. Ихластан ярдәм итәргә теләгән табиб аның саен күбрәк белергә, күбрәк өйрәнергә омтыла. "Яшь барган саен пациентларның проблемаларын да үзең аша үткәрә башлыйсың, киңәшләр бирәсең. Ярдәм итәсе килә!" - ди Айгөл Ринатовна. Табибә шаһит булган гыйбрәтле язмышлар күп. Төрле чаклар була. Күңелсезләрен кабат искә дә төшерәсе килми, ә күңеллеләре... "Пациентларымның кайсы кызына - Айгөл исемен, кайсы кызларымның исемен куша. Рәхәт булып китә."

Айгөл ханым үзе тормыш иптәше Гассан Нассер белән дүрт бала үстерә. Кызлары Зөйнәп, әти-әнисе юлыннан китеп, Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Тормыш иптәше белән дә КДМУда укыган чорда таныша алар. Бер төркемдә белем алалар. "Дингә өндәүче дә Гассан булды, - ди Айгөл ханым. - Гаилә корыр өчен хисләр генә җитми, уй-теләкләр дә бер булырга тиеш!"

Әнә шулай - ипләп кенә фикерләрен җиткерә, киңәшләрен бирә Айгөл ханым. "Балага тәрбия ана карынында ук салына, ана сөте белән бирелә. Хатын-кызның организмы шулай корылган - эчү, тарту кебек яман гадәтләр, тәртипсез тормыш алып бару еллар үткәч тә үзен сиздерә. Кызларыбыз үз кадерен белергә, үзләрен хөрмәт итәргә өйрәнсен иде", - ди табибә.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама