Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмакта палаткалы лагерь эшли башлады

Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Чемпион" исемле палаткалы лагерь эшли башлады. Табигатьнең матур җиренә, элеккеге алма бакчасына урнашкан бу лагерьга 10 бала йөри.

Биредә балалар 24 сәгать табигать белән аралашалар, экстремаль шартларда яшәргә өйрәнәләр. План нигезендә төрле күңелле чаралар оештырыла. Беренче көнне "Танышу көне" уздырганнар. "Шерлок Холмс", "Өч корабль" дигән яңа уеннар үткәрү дә күздә тотыла. Картлар һәм инвалидлар йортына, Туган як музеена бару да планлаштырыла. Гомумән, 7 көн дәвамында балаларга ямансуларга, өйне сагынырга бер вакыт та калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев