Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмакта еланнар котыра

"ВКонтакте" социаль челтәренең "Шепот Муслюмово" төркемендә күптән түгел бер куркыныч видео урын алган иде. Олы Чакмак авыл җирлегенең бер бинасы каршында еланнар урчегән. Һәм мондый хәл бер бездә генә түгел икән. Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагуны кисэту...

"ВКонтакте" социаль челтәренең "Шепот Муслюмово" төркемендә күптән түгел бер куркыныч видео урын алган иде. Олы Чакмак авыл җирлегенең бер бинасы каршында еланнар урчегән. Һәм мондый хәл бер бездә генә түгел икән. Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагуны кисэту буенча пресс-конференциядә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды. - Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп, сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүгә йөрүчеләр - 2 нче шәһәр хастаханәләренә, так санлыга беркетелгәннәр - 5 нче шәһәр хастаханәләренә карый. Тукай районында яшәүчеләр көндезләрен Тукай Үзәк район хастаханәсенә, ә кичке сәгатьләрдә 2 нче яки 5 нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травпунктына барырга кирәкми. Анда елан чагудан дәвалау буенча хезмәт күрсәтелми, - дип сөйләде белгеч. Саннарга тукталсак, узган ел Яр Чаллыда кара елан чагудан дүрт кеше шәһәр хастаханәләренә озатылган булган. Агымдагы елда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев