Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмак: юллар ремонтлана, урамнар яктыра. Киләсе елга буа да булачак!

- Безнең авыл җирлеге, башкалардан аермалы буларак, бер генә торак пункттан тора. Сүз дә юк, бу эшчәнлекне оештыру өчен уңайлы, - ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.

Җирлектәге "Мөслим" агрофирмасы бетү сәбәпле, пай җирләре булган авыл халкы кыенлыклар кичергән. Җирләрнең бер өлешен "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы алган, быел 500 гектарда "Намус" агрофирмасы эш башкарган.

- Ике хуҗалык та җир өчен салымны түли. "Исламов" хуҗалыгы пайчыларын бишәр центнер бодай белән сөендерде, "Намус"та бу яклап бурычлы булып калмаячак, - дип ышандыра җирлек башлыгы.

Калган пай җирләре вак крестьян-фермер хуҗалыклары карамагында. Сөтчелек белән шөгыльләнүче Альфира Хафизова хуҗалыгы үзләренә җитәрлек бөртекле культуралар да игә, печәнен дә әзерли. Артур Гаспарян сөтчелек фермасына шулай ук үз печәнен алып кайтып өя. Ирек Ханов хуҗалыгы, бөртеклеләр игү белән беррәттән, авылдашларын һәм тирә-як халкын печән белән тәэмин итә. Печән әзерләү өчен мөмкинлекләр булгач, авыл халкы да иренеп тормый - күпләп сыер асрый: җирлектә сыерлар саны - 170 баш, мөгезле эре терлек - 275 баш. Олы Чакмакта ел әйләнәсе тормыш кайнаган ихаталар саны 150 генә икәнен исәпкә алсаң, бу - игътибарга лаек зур сан.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, быел үзара салым акчасы, республика ярдәмен дә кушып, 1 млн 750 мең сум тәшкил иткән. Үзара салым средстволары кыш-җәй айларында юлларны карауга, шәхси хуҗалыклардан каты көнкүреш калдыкларын җыю-түгүгә, янгын сүндерү машинасын тотуга каралган. Узган ел урамдагы яктырткычларны светодиодлыларга алыштырганнар. Үзара салым акчасы аларны карап тотуга да бүленгән - "Жилэнергосервис" оешмасы хезмәткәрләре янып чыккан лампаларны алыштыра, төзексезлекләрне бетерә. Фоат Садриев урамында 800 метр юл ремонтланган. Җитешмәү сәбәпле, буа ремонтын киләсе елга калдырганнар.

Илнур Габидуллин тырыш, һәр күмәк эштә актив катнашучы авылдашлары белән горурлануын яшерми.

- Сабантуй паркын койма белән әйләндереп алу өчен материал алдык, бу эшне яз көне үз көчебез белән башкарачакбыз, - ди ул. - Сабантуйлар үткәрүдә авыл яшьләре - монда яшәүчеләр дә, читтә торучылар да - һәрвакыт ярдәм итә. Сәрия Аронова, Саҗидә Мәүлиева, Илсөяр Хөсәенова, Гамил Ахунов, Рәсим Шириев, "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Намус" агрофирмасы, фермерлар Альфира Хафизова, Артур Гаспарян кебек даими иганәчеләребез - һәр эштә терәк.

Авыл киләчәккә карап яши. Алдагы елга республика программасы нигезендә Олы Чакмак мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Авылны ямьләп торачак бина тирәсе дә салым средстволары хисабына төзекләндереләчәк. Яңартылган мәдәният учагының утлары якты янсын - көнен эштә үткәргән кеше матур итеп ял да итәргә хаклы.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев