Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмак авылыннан Миләүшә һәм Руслан Сахауовлар гаиләсендә икенче пар игезәк балалар туган

Гаиләдә игезәк балалар тууны элек-электән могҗиза итеп кабул иткәннәр. Олы Чакмак авылында гомер итүче Миләүшә һәм Руслан Сахауовлар гаиләсендә ике пар игезәк балалар үсеп килә. Игезәк кызлары Әминә белән Мәликәгә 5 яшь булса, игезәк малайлары Әмир белән Кәримгә нибары бер ай гына әле.

- Сахауовлар Яр Чаллы шәһәреннән күчеп кайтты. Әби-бабайлары гомер буе шушы авылда яшәде. Тамырлары белән шушы авылдан булган яшьләрнең үҗәтлеге дә, эшкә хирыслыклары да бик күпләргә үрнәк булырлык. Авылда кибет тоталар. Йортларында чисталык. Ихаталарында һәрвакыт тәртип булыр, - ди Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин.

Сахауовлар гаиләсендә игезәкләр булуы очраклы түгел. Бу могҗизаны җиде буыннан ук килә, дигән сүз бар бит. Русланның - әтисе яклап, Миләүшәнең әнисе яклап игезәкләр булган икән. Миләүшә кечкенә вакыттан ук "игезәкләр балаларым булсын иде" дип хыялланган. Шәһәр урамында пардан киенеп йөргән нәни кызларны күргәч, бу теләге тагын да арткан аның.

- Сабые дөньяга тәүге авазын салганчы ук әти-әни баласына бары бәхет һәм уңышлар гына теләп исем уйлый. Дүртесенә дә исемне үзем куштым. Әбиләре, туганнары тәкъдим итә кайчак исемне. Тугыз ай буе сабыен күтәреп, аннан тулгак авырлыгын кичереп, дөньяга нарасыен тудырган әни кешенең сабыйларына исем бирергә тулы хакы бардыр, дип уйлыйм. Тормыш иптәшемә мин уйлаган исемнәр ошады, - ди Миләүшә.

Кайвакытта бер баланы карап бетереп булмый. Бала карау гына мени әле! Әле аның өен дә җыештырасы, ашарына да пешерәсе, бала чүпрәген дә юасы бар бит! Ике нәнине имезергә дә өлгерергә, шул ук вакытта кибетнең кәгазь эшен алып барырга да, ике кызны әзерләп бакчага озатырга да кирәк. Ничек җитешәдер Миләүшә?!

- Уллары туу белән кызлары үзләреннән-үзләре зураеп китте. Алар - хәзер әниләренең иң беренче ярдәмчеләре. Апайлары туу белән Әминә белән Мәликә аларны "монысы минеке, монысы синеке дип" бүлеп тә куйды. Аларның кечкенәләр янында мәш килүен бабалары Илгизәр белән читтән генә күзәтеп торабыз. Еласалар, кулларыннан сыйпап, үзләренчә юаталар. Үзләрен зур апалар кебек тоталар. Энеләре туганга бик сөенделәр, - ди әбиләре Гүзәлия Баһауова.

Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасында эшләүче Гүзәлия апа оныкларын артыгы белән ярата дисәк тә, ялгыш булмас. Музыкага кушылып җырлаган-биегән оныкларының башка һөнәрләре турында да тәмләп сөйли, аларның һәр уңышына сөенә. Үзе эшләгән бакчага йөрүче оныклары гаиләдә игезәк малайлар тугач, Мөслимдәге әбиләрендә яши. Атна азагында кызлар Олы Чакмакка әти-әниләре янына кайта. Елак апайлары бераз үскәнче әби-бабасында иркәләнеп ята кызлар.

- Тормыш иптәшем белән игезәк балаларның әти-әнисе булу белән чиксез горурланабыз. Көтеп алган нарасыйларыбыз сәламәт һәм озын гомерле булсын иде! Миләүшәмә авыргарак туры килә инде. Аның бит икесе дә бер үк вакытта йокларга да ятмый. Берсе йоклаганда икенчесе елый. Берсен ашатканда икенчесе астын юешләтеп куя. Әле үзем дә өр-яңадан әти булу хисләрен кичерәм. Кабаттан ияләшеп киләм кечкенә бала карарга. Алтынчы яшь белән баручы кызларыбыз-йолдызларыбыз яшенә җиткергәнче әле болары белән бик күп йокысыз төннәр үткәрергә туры киләчәк. Әби белән бабайга рәхмәт. Алар булышмаса, белмим, нишләр идек! - ди Руслан.

Икътисадчы һөнәрен үзләштергән гаилә башлыгы менә шулай 30 яшендә дүрт бала атасы булган да куйган. Авылда алар үз йортлары белән яшиләр. Ана капиталына язучы Фоат Садриевның йортын алганнар. Язучының илһамы шушы йортта яшеренеп калгандыр, кызлары да иҗатка тартыла. Сәнгатьле итеп шигырь укыйлар, матур итеп җырлыйлар.

- Без апайларыбызга дусларыбызның исемнәрен - Адель белән Ранис дип кушмакчы идек. Әни генә икенче исем уйлап куйган. Нык-нык яратабыз Әмирне дә, Кәримне дә! - ди кызлары.

Балалар тавышына күмелгән Сахауовлар йортыннан әйтеп бетергесез җылы бер нур бөркелә. Гаилә, бердәмлек, үзара хөрмәт һәм ярату төшенчәсе барысы бергә шушы өйдә яши төсле.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев