Мөслим-информ

Олы юлның башы

Күренекле якташыбыз – доцент, техник фәннәр кандидаты Илдар Гайнетдин улы Сөләйманов тормышның төбеннән күтәрелгән, бик иртә хезмәт белән чыныккан.

Без мәктәпне узган гасырның илленче еллар азагында тәмамладык. Илдә тынычлык хакимлек итсә дә, сугыш беткәнгә байтак вакыт узса да, авыл халкы һаман да ярлылыкта, ачлы-туклы яши иде.
...Кыш көннәрендә авылларны тирән кар көртләре каплап китә, язын-көзен яңгырлар күп ява иде. Без, малай-шалайлар, кар эреп бетеп, беренче кырпак төшкәнче яланаяк йөрергә мәҗбүр идек. Үзеңнең, табигатьтән бирелгән “аяк киемең” тузмый да, табаны да купмый, сазда да төшеп калмый, су да үткәрми. Әмма җәй буе аяклар чебиләп, яргаланып бетә иде. 
11-13 яшьләрдән колхоз эшенә йөри башладык. Үсмерләр генә булуыбызга карамастан, безгә өлкән яшьтәге колхозчыларга язган кадәр “эш көне” куялар иде. Ел азагында, колхозның уңыш күләменә карап, һәр “эш көне”нә икмәк бүлеп бирәләр. Шулай итеп, безне тормыш бик иртә эшләп ашарга өйрәтте. Печән вакытын түземсезлек белән көтеп алганыбыз хәтердә. Чөнки печәнчеләр өчен әбәдкә көн саен итле аш пешерәләр. Ул ашның тәмен, белмим, кем генә онытты икән?! Без, бала-чагалар, чытыр арбага ат җигеп, болынның ерак түрләреннән эскерт куелачак җиргә печән ташыдык.
Урак башлангач, безне комбайннан ындыр табагына ат белән икмәк ташуга куялар. Безнең өчен иң авыры ындыр табагына кайткач, атны арбаның бер ягына борып куеп, арткы тәгәрмәчне көпчәгеннән күтәреп, икмәкне бушату иде. Бу эш өлкәннәр өчен берни дә түгел. Ә безнең көч җитми, ни дисәң дә, балалар гына бит әле. 
Комсомол сафларына алынгач, райкомол вәкилләре, колхоз җитәкчеләре безгә җитдирәк эшләр дә тапшырды. Мәсәлән, кукуруз, киндер үстерү; колхоз өчен урманнан киртәлек әзерләп алып кайту; колхоз малларына (сарык, кәҗә кебек хайваннар өчен) кышка яфрак себеркесе әзерләү; урак эшләре беткәч, басуларда башак җыю һәм башка шундый эшләрне укучылар башкарды.
Балалык һәм яшьлек еллары әнә шулай, уку белән хезмәтне бәйләп, эштә чыныгып үтте. Һәр егет һәм кыз мәктәпне тәмамлар алдыннан кем булырга, нинди белгечлек алырга дигән уй белән яна башлый. Татар балалары өчен рус телендә имтиханнар тапшыру кадәресе ул елларда иң олы проблема булды. Шуңа күрә авыл балалары, рус телен өйрәнү, шул вакытта берәр төрле һөнәр алу нияте белән, һөнәр училищеларына тартыла иде. Һөнәрчеләр әзерләүче уку йортларының күбесе хөкүмәт карамагында булганлыктан, ашау-эчү, кием-салым, тулай торак белән тәэмин итү дә каралган. Авыл баласы өчен җиде кат күк капусы ачылгандай була иде. Мин дә шушы юл белән киттем һәм Чистайдагы су транспорты белгечләре әзерләүче уку йортына кердем. Анда ике ел укып, навигация теплоходында моторист-рулевой булып эшләдем. Нәтиҗәдә рус телендә сөйләшү, аңлашу мөмкинлегенә ирештем. Миңа соңыннан да тел мәсьәләсендә бик нык тырышырга туры килде. Армиядә хезмәт иткәндә сержантлар мәктәбендә укыдым, отделение командиры булып хезмәт итеп, офицер дәрәҗәсенә ия булдым. Ватан алдындагы хәрби бурычымны үтәгәннән соң, Горький (Нижний Новгород) шәһәрендәге су транспорты инженерлары әзерләү институтына укырга кердем. Су транспорты белгечлеге алып, доцент, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирештем. 
Илдар Сөләйманов,
техник фәннәр кандидаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: