Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмак мәктәбендә “Яшь инспекторлар бәйгесе” үткәрелде

26 гыйнвардан республика буенча пассажир балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан “Бала – төп пассажир” оператив профилактик чарасы үткәрелә.

Чара кысаларында Олы Чакмак мәктәбендә “Яшь инспекторлар бәйгесе” үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” һәм “Светофор” командаларына бүленеп кызыклы конкурсларда катнашты. “Капитаннар конкурсы”, “Сорау-жавап”, “Беренче медицина ярдәме”, “Юл билгесен тап” кебек конкурслар ярдәмендә балалар юл йөру кагыйдәләрен исләренә төшерделәр, чарага әзерлек вакытында бу өлкәдә белемнәрен ныгыттылар. Укучылар һәм балалар бакчасына йөрүчеләр белән профилактик әңгәмә дә үткәрелде. Конкурста катнашучыларга һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев