Өлкәннәр шахмат уйный
1 март көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә пенсионерлар арасында республика шахмат турнирының беренче этабы үтте.
Турнир ТР буенча “Россия пенсионерлары союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге оешуга 15 ел тулуга багышлана. Чарада катнашучыларны җирле бүлек рәисе Рөстәм Шәрипов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәрида Ганиева сәламләде. Шахмат өстәлләре артында берьюлы ун ир-егет һәм дүрт хатын-кыз очрашты. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, шахматчылар позицияләреннән чигенмәде, җиңгәнче уйнады. Җиңүчеләр турнирның Казанда үтәчәк икенче этабында катнашу хокукын яулады.
Фото – Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев