Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр дә, балалар да ярышты

Быел да инвалидлар ункөнлеге төрле чараларга бай булды. 6 декабрь көнне универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында ярышлар оештырылды. Анда 60лап райондашыбыз катнашты. Чараны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ачты. Массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов ярыш төрләре белән таныштырды. Ярышка район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр иде. Бәйгедә катнашучылар шахмат-шашка, дартс, кул көрәше һәм башка төрле ярышларда көч сынашты. Бәйгеләрдә өлкәннәр белән бергә укучылар да ярышты.

Шахмат ярышында ир-атлар гына катнашты. Беренчелек – Мөслимнән Кузьма Иванов кулында. Картлар һәм инвалидлар йортыннан Имаметдин Сәгыйтов – икенче, Иске Вәрәштән Рамил Имамиев – өченче урынны алды. Хатын-кызлар шашка уйнады. Иске Карамалыдан Рәмзия Хәсәншина – беренче, Мөслимнән Флүрә Дәүләтшина – икенче, Тамара Третьякова (картлар һәм инвалидлар йорты) өченче булды. Приседание ясау буенча ир-атлар арасында Михайловкадан Роберт Исламовка тиңнәр булмады. Крәш. Шураннан Динар Гәрдисламов – икенче, Крәш. Шураннан Инсаф Исламов – өченче урында. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Рус Шуганнан Любовь Новикова алды. Иске Вәрәштән Бәһиҗә Баһауова – икенче. Хатын-кызлар арасында кул көрәштерү буенча Иске Карамалыдан Гөлназ Шәмси – беренче, Яңа Усыдан Тамара Тазова – икенче, Рус Шуганнан Любовь Новикова – өченче урынны яулады. Иратлардан әлеге бәйгедә Түбән Табын интернатмәктәбеннән Адель Мөбарәковка тиңнәр булмады. Михайловкадан Илдус Хөсәенов – икенче, Крәш. Шураннан Инсаф Исламов өченче урынга чыкты. Дартс уенында Роберт Исламов (Михайловка) – беренче, Түбән Табын интернатмәктәбеннән Вадим Хәлимов – икенче, Элнур Самсонов (Түбән Табын интернат-мәктәбе) өченче урынны алды. Хатын-кызлар арасында интернат-мәктәптән Зөлфия Солтанова җиңү яулады. Рус Шуганнан Любовь Новикова – икенче, Түбән Табын кинтернат мәктәбеннән Диана Легофеева өченче булды. Өстәл теннисында Иске Карамалыдан Илгизәр Кәримовка тиңнәр булмады. Михайловкадан Роберт Исламов – икенче, интернат-мәктәптән Булат Тимашин – өченче урынны алды. Хатын-кызлар арасында инт е р н а т- мә к т ә п т ә н Виктория Жаркова һәм Алина Львова – беренче, өченче, Рус Шуганнан Любовь Новикова – икенче урынны алды. М ө м к и н л е к л ә р е чикләнгәннәр “Күңелле стартлар” уенында да катнашты. Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары ике командага бүленеп көч сынашты. Беренче урында – “Спартак” командасы (җиңүче командага статуэтка тапшырылды), икенчедә – ЦСКА. Ярышларда катнашучыларга грамоталар, медальләр, күчтәнәчләр тапшырылды. Мондый ярышлар аралашу мөмкинлеге дә бирә. Райондашларыбыз рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Нурия НИЗАМОВА. Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев