Октябрьнең икенче яртысы нормадан җылырак булачак

Шул ук вакытта Казанда 6 һәм 7 октябрьдә бу айда фаразланган явым-төшемнең яртысы диярлек яуды, дип хәбәр итә Татар-информ. Октябрьнең икенче яртысында уртача температура климатик нормадан югарырак булачак, гомумән алганда, бу айда җылы һәм салкын һава торышы даими алмашынып торачак. Мондый беренчел фаразлар белән Казан федераль (Идел буе) университеты Экология...
Шул ук вакытта Казанда 6 һәм 7 октябрьдә бу айда фаразланган явым-төшемнең яртысы диярлек яуды, дип хәбәр итә Татар-информ.
Октябрьнең икенче яртысында уртача температура климатик нормадан югарырак булачак, гомумән алганда, бу айда җылы һәм салкын һава торышы даими алмашынып торачак. Мондый беренчел фаразлар белән Казан федераль (Идел буе) университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев уртаклашты, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Аның сүзләренчә, ниһаять чын «алтын көз» җитте: әгәр 9 октябрь өчен һаваның уртача температурасы, күпъеллык күзәтүләр буена 5,8 градусны тәшкил итсә, соңгы ялларда һәм бүген көндезге температура 14-15 градуска җитте, ягъни нормадан 4-5 градуска югарырак.
Әмма инде иртәгәдән һава торышына төньяк-көнбатыш циклоны йогынты ясаячак. Шунлыктан, республикада салкынайтып, температура 10-11 градус тирәсе, ә төнлә - 5-6 градус булачак.
Ә чәршәмбе көнне тагын да суытачак: көндез һава торышы якынча 9 градус җылы булачак, салкын фронт керү сәбәпле яңгыр да көтелә.
Шул ук вакытта галим ассызыклаганча, узган җомга-шимбә көннәрендә Казанда октябрь өчен норма саналган явым-төшемнең яртысы, ягъни 20 мм яуган.
Пәнҗешәмбедән башлап, атна ахырына кадәр, кабат 1-2 градуска җылытачак, ә якшәмбе көнне янә салкын һава көтелә- нибары 8 градус җылы.
Сүз уңаеннан, Казанда бу айның иң җылы көне 2005 елның 1 октябрендә теркәлә- якынча 25 градус җылы, ә иң салкыны- 1968 елның 29 октябре, ул чакта -15 градуска кадәр суык була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.8600
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.8800
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.8000
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде6200
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды29200
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.6800
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.12900
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.9400
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5426802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.519400
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.461901
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).367104
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.333003
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.254301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика