Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрьлеләр тормыштан канәгать

Соңгы елларда биредә авылларны төзекләндерү, юллар төзү, су белән тәэмин итү буенча күп эш башкарылды.

Октябрь җирлеге Октябрь, Әндереш, Сөякәй һәм Бәкәбез авылларын берләштерә. Бүген җирлектә 400дән артык кеше яши. Эреләрдән саналмаса да, башкарган эшләре белән җирлек башкалардан калышмый.
Моннан берничә ел элек язгы-көзге пычракларда Октябрь авылы урамына керү олы проблема булды. Авылга кайтучылар машиналарын урам башында калдыра иде. Ә бүген җирлектә юллар тулысынча диярлек төзекләндерелгән.
– Үзара салым программасы гамәлгә кергәч, катлаулы мәсьәлә уңай чишелеш тапты. Без ел саен, өлешләп-өлешләп, авыл эчендәге юлларны төзекләндерү белән шөгыльләнәбез. Узган ел бу максатка 550 мең сумнан артык үзара салым акчасы җәлеп ителде. 1,5 км озынлыктагы юлларга өстәмә гравий түшәлде. Октябрь авылындагы күпфункцияле үзәк каршында машина кую урыны ясалды, – ди җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов.
Җирлек халкының үзәгенә үткән су проблемасы да 2016 елдан башлап уңышлы хәл ителә. 2017 елда – Сөякәй һәм Бәкәбез авылларында, 2018 елда – Әндерештә, узган ел Октябрь авылында халыкны эчә торган су белән тәэмин итү буенча нәтиҗәле эшләр башкарылган. Октябрь авылында яңа су скважинасын кулланылышка тапшырганнар, искергән су торбаларын алыштыру башланган. Бу эшләр дә үзара салым акчалары хисабына башкарылган.
Бүген җирлектә эшмәкәрлек, аеруча кошчылык тармагы үсеш кичерә. Кошчылар арасында Илнур Хәмәдишин үз эшен тагын да киңәйтүе белән аерылып тора. Аның хуҗалыгында узган ел өч партиядә 65 мең чеби үстереп сатылган. Быел Илнур, хуҗалыгын тагын да киңәйтә төшеп, ике яклы торакка ремонт үткәргән. Ферма территориясенә керү өлешендә дезинфикцияләү җайланмасы ясаган. Фермер быел кошлар санын беренче партиядә генә дә 65 меңгә җиткергән. Бәкәбез авылындагы элеккеге ферма торагы реконструкцияләнеп, яз башында анда 45 мең тавык үстереп сатылган. Монда 4 кешегә эш урыны бар.
Әтиләре Октябрь авылыннан булган туганнар Радик һәм Рамил Хәмидуллиннар да кошчылык буенча эш башлаганнар. Әлегә алар чебиләрне әбиләренең ихатасында төзелгән торакта үстерәләр. Быел Бәкәбездәге буш торакны рәсмиләштерү буенча эш башлап җибәрделәр һәм, ремонт эшләрен башлап, электр кертү эшләре белән мәшгульләр.
Октябрь авылындагы хуҗасыз калган машина-трактор паркы территориясе дә киләчәктә эшмәкәрлек мәйданына әйләнәчәк. Шушы авыл егете Руслан Хәсәнов биредә сарыкчылык юнәлешендә эш башларга планлаштыра. Гомумән, Октябрь авыл җирлегендә үз эшләрен булдыручылар саны артканнан-арта бара. Күпләп терлек асраучы гаиләләр дә бар. Шундыйлардан Ирек Мурадымов, Тәлгать Зиннәтуллин, Инзил Садыйков һәм Ильяс Алекберов гаиләләре ихаталарында дистәгә якын мөгезле-эре терлек асрый. 
Шуңа игътибар иттек: авыл халкы ихата алларын чистартып куйган. Җәйге чорда капка төпләрендә чәчәкләр үстерүчеләр дә шактый икән. 
– Урамнарны яктырту да авылларыбызның йөзен үзгәртергә ярдәм итте. Бүген җирлектә энергия саклаучы 80нән артык яктырткыч урнаштырылды. Быел Әндереш авылында урам юлын ясау планлаштырыла. Әндерешлеләр үзара салым акчасын һәр кешедән 2000 сум күләмендә җыйдылар. Гомумән, авыл халкы, эшмәкәрләр, бюджет һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Халык белән аңлашып эшләгәндә генә проблемаларны хәл итеп була, – ди Илгиз Ханнанов.
– Бүген җирлегебездә уңайлы мохит тудыру буенча күп эшләнә. Юллар торышы яхшыра, су һәм ут белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Кибетләр эшләп тора, интернет элемтәсе сыйфатлы. Бүген авыл кешесенә интернеты да, телефоны да кирәк. Җирлек башлыгы Илгиз Мәгъфүрҗанович – бик төгәл, гадел һәм булдыклы кеше. Аның тырышлыгы белән соңгы елларда җирлегебездә күп эшләр башкарылды, – ди Октябрь авылыннан Гөлназ ханым.
Җирлек белән танышып йөргәндә авыл халкы белән дә сөйләштек. Авыл кешесе ни уйлаганын сорамасаң да әйтеп бирә ул. Кем белән генә сөйләшсәң дә, җирлек башлыгы Илгиз Ханнановка рәхмәтен җиткерергә ашыкты, җирлек яшәешеннән канәгать булуын белдерде.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама