(«Татар-информ»). Россиянең 52 шәһәрендә шартлаткыч кую турындагы аноним шалтыратулар аркасында 500 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. Бу хакта Интерфакс агентлыгы яза.
«Хисап чорында Россиянең 52 шәһәрендәге 1,3 меңнән артык объектны шартлату белән янап, аноним шалтыратулар килде. Барлыгы 500 меңнән артык кеше эвакуацияләнде», - дип хәбәр иткәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кризислы хәлләрдә илкүләм идарә итү үзәгеннән.
Анда билгеләп үтелгәнчә, «барлык объектлар да тикшерелгән, хәбәрләр расланмаган».
Нет комментариев