Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь авыл җирлегендә үзара салым акчасына ниләр эшләнде?

Үзара салым акчаларының шактый өлешен авыл эчендәге юлларны карау өчен кулланганнар. Быел Бәкәбездә – 600, Сөякәйдә 350 метр озынлыктагы юлга гравий өстәп җәелгән. Җәй-көз айларында барлык авыллардагы урам юлларында берничә кат тигезләү эшләре башкарылган, кышкы чорда юлларны карап тору өчен дә салым акчаларыннан финанс средстволары каралган.

Октябрь авыл җирлеге бинасын күчерү максатында, “Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты биналарын капиталь төзекләндерү” республика программасы кысаларында, башлангыч мәктәп бинасының иске өлешен ремонтлау бара.

– Ремонт эшләрен башкаручы “Омегастрой” җәмгыяте эшне ноябрь аенда төгәлләргә ниятли. Объектның зурлыгын искә алып, район бюджетыннан һәм үзара салым акчаларыннан 300 мең сум бүленде. Бу исә авыл клубын, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктын да шушы бинага күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Спортзалны ремонтлау эшләре исә киләсе елда башкарылачак, – ди җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов.

 Үзара салым акчаларының шактый өлешен авыл эчендәге юлларны карау өчен кулланганнар. Быел Бәкәбездә – 600, Сөякәйдә 350 метр озынлыктагы юлга гравий өстәп җәелгән. Җәй-көз айларында барлык авыллардагы урам юлларында берничә кат тигезләү эшләре башкарылган, кышкы чорда юлларны карап тору өчен дә салым акчаларыннан финанс средстволары каралган.

Җирлектә су проблемаларын хәл итү өчен дә салым акчаларыннан файдаланалар. Әндереш авылында өч ел дәвам иткән су линияләрен яңарту эшләре төгәлләнгән, чишмәдән килүче 1050 метр озынлыгындагы суүткәргеч торбалар алыштырылган, бу эшләр өчен 295 мең сум акча тотылган. Октябрь авылындагы су башнясы территориясендә 190 метр озынлыгында койма тотылган. Сөякәйдә исә Калмыя елгасы аша салынган күпер төзекләнеп килә. “Ремонт эшләре шушы көннәрдә тәмамланачак” – ди җирлек башлыгы. Октябрь авылында зиратка чыга торган күперне ремонтлаганнар.

Соңгы елларда урам яктырткычларын яңарту буенча да нәтиҗәле эшли авыл җирлеге. Урамнарга өстәмә яктырткычлар кую өчен тагын 15 данә лампалар алынган. Барлык лампалар саны 65кә җиткән. Бу җәйдә Октябрь авылы зиратына 320 метр озынлыкта койма койганнар. Дүрт зиратка да кагыйдәләр язылган стендлар эшләнгән, авыл урамнарына белдерү такталары куелган.

Авыл халкы башкарылган эшләрдән канәгать.

– Шундый вакытлар булды: урамның икенче ягына чыгып булмый иде. Салым акчалары җыела башлагач, бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек табылды. Хәзер урамнар якты, юллары төзек. Су башнясын да алыштырдылар. Үзем 40 ел хезмәт куйган мәктәпне дә төзекләндереп бетереп киләләр, авыл уртасындагы ул бина ташландык хәлдә ятса, күңелсез булыр иде. Димәк, бу бина әле озак еллар халыкка хезмәт итәчәк. Салым акчаларының дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырылуы зур эшләр башкарырга ярдәм итә, – ди мәгариф ветераны Гөлфәрия Сәлимова.

 Авыл халкы тормыш шартларыннан, җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать икән, димәк, биредә нәтиҗәле хезмәт куелган.

Җирлектә 187 хуҗалыкта 423 кеше яши. Пай җирләрнең күпчелеге – “Август-Мөслим” агрофирмасы карамагында. Авыл халкына балалар бакчасы, башлангыч мәктәп, ике фельдшер-акушерлык пункты, шәхси эшмәкәрләр Илсөя Ханнанова һәм Ленар Мәкъсутовның кибетләре хезмәт күрсәтә. Җирлектә фермер Илнар Хәмәдишинның кошчылык фермасы эшли.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев