Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь авылында 57 яктырткыч куелган

Октябрь авылы җирлегенә кергән 4 авылда барлыгы 233 хуҗалык исәпләнә, шуларның 178ендә тормыш итәләр, ягъни 55е - буш ихата.

Октябрь авылында - 102, Әндерештә - 14, Бәкәбездә - 15 һәм Сөякәйдәге 47 хуҗалыкта 434 кеше исәпләнә. Эш яшендәгеләр - 242, лаеклы ялдагылар - 143 кеше,18 яшькә кадәрге балалар. Җирлек башлыгы Илгиз Ханнанов белән әңгәмәбез башкарылган эшләр һәм алдагы чорга планнар турында.

- Авыл халкы, нигездә, үзмәшгульлеге белән яисә хуҗалыкта эшләп көнкүрешен алып бара. Бу яктан сезнең җирлектә нинди мөмкинлекләр бар?

- Терлекчелек һәм игенчелек - җирлек халкының төп керем чыганагы, җирлекнең яшәешен гарантияли торган тармаклар. Шәхси хуҗалыкларда 380 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 122се - савым сыерлар, шулай ук 343 сарык, 12 кәҗә исәпләнә.

"Ык" агрофирмасының "Игенче" бүлегендә даими рәвештә - 58, сезонлы эшләр вакытында 70ләп кеше хезмәт куя. "Игенче" бүлегендә 740 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан савым сыерлар - 394, бозаулар - 223, калганнары - симертү маллары. 3670 гектарда эшләр башкарылып,140 га парга калдырылган. 1517,60 гектар җирдә 271 пайчы исәпләнә.

- Соңгы елларда авылларда да көнкүреш шартлары яхшыра. Сезнеңҗирлек тарихында урын алырлык үзгәрешләрне турында сөйләү дә артык булмас.

- Республикада үзара салым программасы эшләве - авыл җирлекләренә тудырылган зур мөмкинлек. Безнең җирлектә таләп ителгән 358 мең үзара салым акчасы өч ай эчендә җыелып бетте һәм хөкүмәтебез өлеше белән 1млн 790 мең сумны тәшкил итте.

Барлык авылларда да урамнарны яктырту, энергия саклаучы диодлы яңа яктырткычлар кую, аларның санын норматив таләпләренә китерү максатында 57 диодлы лампа куелды. Сөякәй һәм Бәкәбез авылларында 3 километрдан артык, ягъни тулысынча, бишенче линия эшләнеп бетте, Әндереш авылындаавыл башына кадәр 150 метр арада линия сузунытөгәллибез. Бу күләмле эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен район электр челтәрләре оешмасына, аның җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәевкәавыл халкыисеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Октябрь авылында да электр линияләре тулысынча алыштырылды.

- Октябрьлыларны юллар, урам юллары торышы күп еллар борчыды.

- Әйе, хәзер аларның торышы канәгатьләнерлек. Инде юлларны саклау, тәртиптә тоту турында кайгыртабыз. Бу мәсьәлә халык белән очрашуларда даими күтәрелә. Узган ел юл ремонтына тотылган чыгымнарны кабаттан табу якын елларда гына мөмкин түгеллеген даими аңлатабыз. Быел җәй юллар өч тапкыр грейдерланды. Кыш карап тору өчен кирәкле средстволар әзер.

- Җирлектә төзекләндерү эшләре дә шактый күләмдә башкарылган. Аларны кемнәр көче белән эшләдегез?

- Октябрь авылында картайган һәм тормыш өчен куркыныч тудыручы агачлар кисеп бетерелде. Сөякәй авылы зиратында картайган,зур агачлар киселә башлады. Үзәк урам яклап Октябрь башлангыч мәктәбенең коймасы тотылды, Октябрь авылының су башнясы буялды. Күптән түгел нигез салынган парк территориясендә төпләнгән чаган агачларын, иске клуб һәм элеккеге колхоз администрациясе биналары урыннарын чистарту каралган иде.Әлеге эшләр "Фирман" оешмасы көче белән хәл ителде. Паркта агач утырту планлаштырылып, бу эш өлешчә башкарылды: Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Радик Идиятуллин алып кайтып биргән 100 төп агач утыртылды. Шул ук паркны урталай бүлеп торган, иске биналар сүтелгәч, кирәге калмаган газүткәргеч бик нык комачаулык тудыра иде."Газпром трансгаз Казан" җәмгыяте рөхсәте белән аны сүттердек. Бу парк территориясендә планлаштырылган эшләрне башкарырга мөмкинлек бирде.Алда, туфрак ташып, тигезләү эше тора. Аны шулай ук "Фирман" оешмасы башкарачак.Салкынайтып, юлларны катыргач, башларбыз, дип торабыз.

Җирлек территориясе аша узучы Мөслим - Актаныш трассасының ике ягындагы агач посадкаларын чистарту буенчагаять күләмле эш башкардык. Бу эшләрне җирлектәге бюджет оешмасы хезмәткәрләре һәм хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша эшкә алынган Күбәк урта мәктәбе укучылары тырышлыгы белән башкарып чыктык.

- Моннан тыш тагын нинди эшләр башкарылды авыл җирлегендә?

- Андый эшләрнең иң зурысы Сөякәй һәм Бәкәбез авыллары халкынаХәләф чишмәсе суы бирелү, су насосы белән идарә итүче автоматик система (СУПН) урнаштыру булды. Үзара салым средстволарыннан аңа каралган өлеш җитмәү сәбәпле, Сөякәй авылында туып үскән Рәис Әһлиевкә мөрәҗәгать иттек. Рәис абый, эшебезнең мөһимлеген аңлап, үтенечебезне авырыксынмыйча үтәде. Аңа, авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар телибез. Бу эшләрне башкаруга Сөякәй авылыннан Фирдәвес Нәгыймов һәм Сабит Мусинның зур хезмәтләре керде.

- Сүз дә юк, уңай үзгәрешләр, матур эшләр шактый булган. Алдагы елга нинди максатлар куйдыгыз?

- Үзара салым акчасының һәрбер тиене исәптә икәненә басым ясап, шуны әйтәсе килә: бу программа буенча шактый күп эшләр планлаштырылды һәм,күргәнегезчә, Аллага шөкер, башкарылды. Әмма әлебашкарасы эшләр дә шактый. Октябрь авылында ике тыкрык һәм Үзәк урамының машина-трактор паркына чыга торган өлешенә ремонт һәм Октябрь авылындагы гасырлык тарихы булган һәм хәзерге көндә югалу алдында калган чишмәне торгызу, Әндереш авылында чишмәдән килүче су торбаларын алыштыру. Төрле сәбәпләр аркасында планлаштырылган вакыт эчендә аларны башкарырга җитешмәдек, финанс средстволары даҗитәрлек булмады. Шуңа күрә әлеге эшләр алдагы елга кичектерелде.

Әңгәмәдәш - Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X