Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь авыл җирлегендә үзара салым хисабына җирлекне төзекләндерәләр

Октябрь авыл җирлегендә 423 кеше яши. Авыл халкыннан 365 мең үзара салым акчасы җыелган. Җыелган акчага җирлектә байтак эшләр башкарылган.

Сөякәй һәм Бәкәбез авылларында яшәүчеләр Хәләф чишмәсеннән килгән суны эчәләр. Чишмә суын авылга китерүдә Чабаксардан килгән эшчеләр һәм авылдан Сабит Мусин белән Фирдәвес Нәгыймов катнашты. Әлеге эшне башкару өчен Сөякәй егете Рәис Әһлиев зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәтте. Авыл халкы аңа рәхмәтен җиткерә.

Үзара салым акчасына Бәкәбез һәм Сөякәй авылларында светодиодлы лампалар куелды. Әндереш һәм Бәкәбез авылларында яктырткычлар өстәлде, электр линияләре яңартылды.

Октябрьдә мәктәп ихатасында профнастилдан койма яңартыла. Бу эшне шәхси эшмәкәр Илдар Гәрәев бригадасы башкара.

Октябрь авылында Җиңү паркы территориясендә чистарту, җир тигезләү эшләре бара. Анда агачлар утыртылачак. Бу эшләр халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына башкарыла.

Киләсе елда Әндереш авылында су линиясендә ремонт үткәрү өчен торбалар алганнар. Октябрь авылында чишмә ясау планлаштырыла, Бәкәбез һәм Октябрь авылларында юл ремонты планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Октябрь авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев