Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь ахырында Яр Чаллыда санитар Ми-2 оча башлаячак

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган. (Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. «Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолетын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Әлегә Казандагы...

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Октябрь ахырында Яр Чаллыда Ми-2 санитар вертолеты оча башлаячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

«Быелгы контракт буенча без бу Ми-2 вертолетын республиканың төньяк-көнчыгышы өчен дә кулланачакбыз. Әлегә Казандагы "Ансат" вертолеты белән эшлибез. Хәзер очуга булган күрсәтмәләрне киңәйтәбез. Моңа юл-транспорт һәлакәте генә түгел, тормышка куркыныч янаган башка төрле хәлләр - инсульт та, инфаркт та керә», - дип белдере Вафин.

Һава судносына «Вектор» авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк, 27 очышка килешү имзаланган.

«Октябрь ахырына кадәр вертолет мәйданчыгын төзергә өлгерсәләр, без Яр Чаллының 34 нче комплексындагы мәйданчыкта урнашачакбыз», - дип сөйләде авиакомпаниянең төбәк вәкиле Юрий Стригин.

Шулай ук Ми-2 вертолетын автошәһәрдән 60 чакрым ераклыктагы «Сарман» аэродромында урнаштыру турында да фикер йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев