Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь аендагы магнит көннәр.

Магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин, дип хәбәр итте татар-информ. Синоптиклар 13 һәм 14 октябрьдә магнит давылы көтелүен җиткерә. Бу хакта "РИА Новости"га "Фобос" һава торышы үзәгеннән хәбәр иткәннәр. Моннан тыш, магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин. Белгечләр...

Магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин, дип хәбәр итте татар-информ.

Синоптиклар 13 һәм 14 октябрьдә магнит давылы көтелүен җиткерә. Бу хакта "РИА Новости"га "Фобос" һава торышы үзәгеннән хәбәр иткәннәр.

Моннан тыш, магнит давылы тәэсире 11, 12 һәм 15 октябрь көннәрендә дә сизелергә мөмкин. Белгечләр сүзе буенча, "кояш җиленең яңа порциясе чираттагы магнит давылы сәбәбе булып торачак". Магнит давылы элемтә чаралары эшенә тәэсир итәргә мөмкин.

Һәлакәтләр саны артырга, техник җитешсезлекләр чыгуы ихтимал, дип хәбәр итә "Звезда" телеканалы. Моннан тыш, метеобәйле кешеләрнең бу вакытта хәле начарланып китүе күзәтелә.

Кояштагы көчле шартлаулар сентябрь аенда булды, дип хәбәр ителгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу күренешнең россиялеләр сәламәтлегендә чагылмаган дип белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев