Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь ае - чисталык айлыгы

Билгеле булганча, октябрь ае Мөслимдә чисталык айлыгы, дип игълан ителде. Аның кысаларында оешма-предприятиеләр һәм шәхси секторда яшәүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрендә өмәләр оештыра. Шул ук вакытта бу көннәрдә агач утырту акциясе дә бара. Бүгенге көндә 300дән артык төп агач инде утыртылган. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Нептун" йөзү бассейны, янгын сүндерү...

Билгеле булганча, октябрь ае Мөслимдә чисталык айлыгы, дип игълан ителде. Аның кысаларында оешма-предприятиеләр һәм шәхси секторда яшәүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрендә өмәләр оештыра. Шул ук вакытта бу көннәрдә агач утырту акциясе дә бара. Бүгенге көндә 300дән артык төп агач инде утыртылган. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Нептун" йөзү бассейны, янгын сүндерү часте, Мөслим урта мәктәбе, "ФОРПОСТ" яшьләр берләшмәсе, "Яшьлек" спорткомплексы һәм "Мөслим" идарәче компаниясе районда беренчеләрдән булып акциягә кушылды. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты шәхси һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне дә җирлегебезне яшелләндерү эшенә кушылырга чакыра. Шәхси йорт хуҗалары да үз капка төбенә яшь агач үсентеләре утыртсын иде, ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты Марат Шәймөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев