Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь авылында өлкәннәр белән очрашу

2023 елдан Ветераннар Советы каршында өлкән яшьтәге райондашларыбызны кызыксындырган сорауларга бергәләп җавап эзләү буенча эшче төркем булдырылды. Аның җитәкчесе итеп мәгариф ветераны Моряк Йосыпов билгеләнде.

Төркемнең максаты - җәмгыятебезнең барлык тармаклары белгечләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында бүгенге сәяси, милли-мәдәни тормышыбыз, гореф-гадәтләр, йолалар һәм башка сораулар буенча район үзәгендәге коллективларда һәм авылларда өлкәннәр белән очрашулар үткәрү. Шул уңайдан Октябрь авылында өлкәннәр белән беренче очрашу узды. 

"Чарада Ленинград блокадасы һәм башка темалар күтәрелде. Музей хезмәткәре яңалыклар белән таныштырды", - дип хәбәр итәләр Мөслим туган якны өйрәнү музееннан.

Фотолар - Мөслим туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев