Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оешма-предприятиеләр район волейбол чемпионатында көч сынаша (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Оешма-предприятиеләр арасында районның беренче волейбол чемпионаты старт алды. Уен ир-атлар командалары арасында уза. Чемпионат гимназия һәм Тукай исемендәге урта мәктәп базаларында уза. Гимназия спорт залында район Башкарма комитеты командасы егетләре белән районның яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе командалары көч сынашты.

Әлеге уенда район Башкарма комитеты командасы җиңү яулады. Параллель рәвештә Тукай исемендәге мәктәп базасында район үзәк хастаханәсе командасы инженерлык челтәрләре командасы белән көч сынашты. Нәтиҗәдә үзәк хастаханә командасы җиңүче булды. Районның беренче волейбол чемпионаты 26 майга кадәр атнаның һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19.00 сәгатьтә узачак. Уеннарда барлыгы 13 команда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев