Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оешма-предприятиеләр арасында район смотр-конкурсының нигезләмәсе чыкты

Оешма-предприятиеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Үзем сайлаган һөнәр" район смотр-конкурсын үткәрү тәртибе Конкурс 2 турда үтә. I тур - 02-29 ноябрь көннәрендә график нигезендә район мәдәният йортында. II тур - 1 декабрьдә район мәдәният йортында гала- концерт. Конкурсның максаты: 1. Халкыбызның милли йолаларын, гореф гадәтләрен барлау, милли мәдәниятебезне үстерү. 2....

Оешма-предприятиеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Үзем сайлаган һөнәр" район смотр-конкурсын үткәрү тәртибе

Конкурс 2 турда үтә.

I тур - 02-29 ноябрь көннәрендә график нигезендә район мәдәният йортында.

II тур - 1 декабрьдә район мәдәният йортында гала- концерт.

Конкурсның максаты:

1. Халкыбызның милли йолаларын, гореф гадәтләрен барлау, милли мәдәниятебезне үстерү.

2. Яшьләрдә халкыбызның үткәненә, аның сәнгатенә, милли йолаларыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

3. Районда яңа талантлар барлау, аларны үстерү, сәхнә культурасына өйрәтү.

4. Халыкның ялын күңелле һәм файдалы уздыру, мәдәният учакларына күбрәк тамашачыны тарту.

Конкурсның шартлары:

Конкурста 18 яшьтән югары үзешчәннәр катнаша.

Конкурс сәнгатьнең барлык төрләре буенча үткәрелә.

Концерт 1сәгать 30 минуттанартыргатиеш түгел.

Номинацияләр:

1) Визитка-видеопрезентация яки слайд-шоу (2-3мин.)

2) Вокал:

халык җырлары;

эстрада җырлары (соло, дуэт, трио, квартет)

үзеңнеке булган яки башка һөнәргә багышланган җыр;

хатын-кызлар вокаль ансамбле (ирекле темага)

ир-егетләр вокаль ансамбле (иреклет темага)

3) Юмор-сатира:

- Үз һөнәреңә бәйле юмористик күренеш;

4) Хореография:

күмәк бию төрле стильдә (2-3мин);

5) Ансамбльләр:

- Гаилә ансамбльләре

-Уен кораллары ансамбльләре

6) Конферансье.

Җиңүчеләрне билгеләү критерийлары:

- теманың ачылуы;

- башкару осталыгы;

- сәхнә культурасы;

- сәхнә киеме;

- музыкаль бизәлеш;

- концерт программасын төзү осталыгы;

- оешма җитәкчеләренең катнашуы;

- номерның үзенчәлеклелеге;

- коллективның күмәклелеге;

Конкурста катнашучы коллективлар арасыннан иң яхшы дип табылган коллективларга 1,2,3 нче урыннар бирелеп, район мәдәният бүлегенең мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Яхшы чыгыш ясаучы 3 коллективка кызыксындыру бүләкләре бирелә.

Конкурс нәтиҗәләрен жюри билгели. Жюри карары катгый, яңадан тикшерергә һәм шикаять бирергә рөхсәт ителми. Концертны үткәрү вакыты күчерелми!

Ирек Салихҗанов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев