Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Одноклассники" ЮХИДИ штрафларын кабул итә башлады

"Одноклассники" социаль челтәрләрдә мобиль кушымта эшләтеп җибәргән, аның ярдәмендә ЮХИДИ штрафларын тикшерергә, түләргә мөмкин, дип яза "Татар-информ".

"Одноклассники" социаль челтәре мобиль кушымта эшләтеп җибәргән, аның ярдәмендә ЮХИДИ штрафларын тикшерергә, түләргә мөмкин, дип хәбәр ителә компания хәбәрендә. Бу хакта ТАСС җиткерә.

Яңа опциядән куллану өчен, әлеге кушымтада теркәлү турында таныклык номерын һәм автомобильнең дәүләт номерын бер тапкыр кертергә кирәк.

Штрафны "Одноклассники" челтәрендәге аккаунтка "бәйләнгән" банк картасы аша түләп була. Кушымтаны социаль челтәрләр һәм десктоп өчен мобиль версияләрдә, шулай ук iOS һәм Android өчен кушымталарда кулланып була.

Моңа кадәр "Одноклассники" "Дәүләт хезмәтләре" порталы сервисы белән эшләргә җыену турында җиткергән иде, аннан популяр дәүләт хезмәтләрен турыдан-туры социаль челтәрләр аша кулланып була.

"Одноклассники" аудиториясе 71 млннан артык кешене берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X