Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очты, очты, каргалар очты. Сыерчык урынына карга "сайравын" тыңлаучылар моң-зары

Яз хәбәрчеләре - кара каргалар килгән! Быел беренче каргалар 28 февраль көнне күренде, дип яза безгә Вәрәшбаш авылыннан Миләүшә Хәсәнова.

Килделәр дә бер тәүлек агач башында, тын да алмыйча, тик кенә утырдылар. Икенче көнне дә ул кадәр шауламадылар, ә менә өченче күрсәгез сез аларны! Кем кем белән таныша, кем кемгә өйләнә, кем кемгә кияүгә чыга, гомумән, башланды әкәмәт, башланды хикмәт. Кайсысы иске оясын ныгыта, кайсысы яңасын төзи, һәркем нәрсә белән булса да мәшгуль. Ата кош иң яхшы агач ботакларын ташып тора, ә әнкә кош аларны тиешле урынга урнаштыра бара. Былтыргы 17 оя янына быел тагын 3 әү өстәлде, Аллага шөкер, үрчем булачак икән...

Күз алдына китерегез: иртә таңнан, кояш баеганчы карга тавышы тыйлыйбыз без. Әлегә ярый тәрәзәләр ике катлы, ә җәен бер катын алгач, аларның тавышы өйдәге кебек ишетелә бит. Йомырка өстендә утырганда кошлар бераз тынычлана анысы. Андый тынлык якынча 3-4 атнага бара. Карга балалары пәйда булгач, әти-әниләренә балалары да кушыла. Хәтта төнлә дә туктап тормыйлар: кар-кар-кар-карррр! Безнең урамда башка тавыш та юк бугай инде. Тавышына гына түзәр идең. Әкәмәт карак бит ул каргалар. Кетәклектәге тавык йомыркасы да, кош-кортка салган җим дә, бакчадагы әле генә борын төрткән кабак, көнбагыш, борчак үсентеләре, яңа чыккан чеби-бәбкәләр - барысы да каргаларныкы.

Сүз дә юк, аларның зыяннары гына түгел, файдалары да күп. Чөнки зарарлы бөҗәкләрне күпләп юк итүчеләр арасында алар беренче урыннарда тора. Җитмәсә, әле бу кошлар бик үчле, аларның каргышы да төшә, диләр. Шуңа күрә дә үзләре монда булганда, карга ояларын туздырырга һич ярамый. Июнь ахырларына алар, ояларын ташлап, урманнарга күченәләр, менә шул вакытта бераз моңсу да булып калган кебек әле (бер өйрәнгәч, нидер җитмәгән кебек).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X